ХӘЕРЛЕ КӨН! 14 РАБИГ ӘЛ-АХИР ҺИҖРИ 1439 МИЛАДИ 2018 ЕЛНЫҢ БЕРЕНЧЕ ДҮШӘМБЕ КӨНЕ!

 

 

Яңа ел таңы
Нечкә күңел кылларын тибрәтә
Яңа елның сихри ал таңы.
Йомшак карга төренгән бар җиһан, 
Аклык, сафлык сарган дөньяны.
Һәрбер өйдә мәгърур чыршы балкый.
Янар шәмнәр белән бизәлгән.
Һәр кешедә бүген зур куаныч,

Нур түгел, ә якты йөзләрдән.
Яшел чыршы, аллы-гөлле утлар —
Яңа елның гүзәл бизәге.
Уртаклашып бүгенге шатлыкны.
Тели безгә изге теләген.
Яңа елда яңа зур уңышлар.
Күп бәхетләр юлдаш булсыннар.
Челтерәп аккан көмеш чишмәләр дә
Кайгы-хәсрәтләрне юсыннар.
Аяз күкләр һәрчак тыныч булсын,
Шат көлүгә дөнья күмелсен.
Йөзләрегез һәрчак балкып торсын.
Яңа елның алсу таңы сезгә
Иксез-чиксез бәхет китерсен!
Г. Гарипова

 

 

Яңа елга кердек кабат.
Аягы төкле булсын.
Эшләгән хезмәтләребез,
Ерактан балкып торсын.

Яңа елның һәрбер таңы
Бәхет,шатлык китерсен.
Озын гомерләр теләп,
Күктән карлар сибелсен.

Аяз булсын күкләребез,
Балкысын йөзләребез.
Тыныч булсын якты булсын
Киләчәк көннәребез.

Яңа елда теләкләрем,
Ирешсен һәммәгезгә.
Байлык,муллыкта яшәргә,
Язсын һәрберебезгә.

2+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *