ХӘЕРЛЕ КӨН! 13 РАБИГ ӘЛ-АХИР ҺИҖРИ 1439 ЯКШӘМБЕ!

  

АУЛАК ӨЙ| ТАТАР ҖЫРЛАРЫ | Казань | Татарстан |

Әтәч менгән киртәгә,
Биек- биек читәнгә!
Күз яшьләрен дә агызды,
Вакыт житкәч китәргә!
Кикрикләре инде шиңгән,
Канатларын җилпеми.
Эт елына комачаулык
Итәргә һич теләми,
Әтәчебез алып китсен
Бар булган хәсрәтләрне,
Сүндермәсен күңелдәге
Яхшы бар өметләрне!
Таңнарыбыз ал таң булсын,
Сабыйлар туып торсын!
Балаларның шат авазы
Беркайчан да тынмасын!
Сугыш афәтләре безгә
Беркайчан янамасын.
Кайгы- хәсрәт беркемнең дә
Ишеклэрен какмасын!
Әтәч елы китсен инде
Тыныч һәм имин генә
Уң аягын атлап керсен
Хуңа этебез генә.
Әтәч менгән киртәгә,
Саубуллашыр иртәгә!
Яңа елның саф һавасы
Үтеп керсен һәр өйгә!
Ризидэ Ситдикова

 

 

БҮГЕН ЯҢА ЕЛ ТУА…
Бүген төнге уникедә, 
Иң сихри бер мизгелдә, 
Яңа көн генә түгел ул, 
Ел туа җир йөзендә. Ялтыраша,күзләр кысып, 
Ай нурында йолдызлар. 
Бәйрәм ясап бии-бии, 
Уйныйлар күктә карлар. Уйларыбыз якты булсын, 
Кергәндә яңа елга. 
Аяклар да җиңел генә, 
Атласын яңа юлда. Энҗе чәчәктәй җемелди, 
Ап — ак кар бөртекләре. 
Саф чиста тусын шулардай, 
Яңа ел сәгатьләре. 

Җилләр түгел,шатлык каксын, 
Ишек, тәрәзәләргә. 
Кыш Бабай бүләкләрне дә, 
Алып килсен һәр кемгә. 

Сылукае Кар кызы да, 
Көтмәгән җирдән генә, 
Мәңге бетмәс бәхетләрне, 
Яудырсын җир йөзенә. 

Киләчәкләр ышанычлы, 
Уңышлы булып килсен. 
Сөенечле хәбәрләрне, 
Өеп — өеп китерсен!!!
Венера Латыпова(Садриева)

0
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *