ХӘЕРЛЕ КӨН! 11 РАБИГ ӘЛ-АХИР ҺИҖРИ 1439 ИЗГЕ ҖОМГА КӨНЕ!!!

ТАТАРЛАР • ТАЛАНТЛАР • ТУГАННАР

Эт елы.
Эт елы килә инде дип,
Кайберәүләр шомлана.
Нинди генә булыр ул дип,
Икеләнә, уйлана.
Ырылдый, өрә, тешләшә,
Эт бит ул, усал, диләр.
Яңа елны шуңа бәйләп,
Әллә ниләр сөйлиләр.
Бәхәсләшмим, бу сүзләрдә
Дөреслек тә бар барын.
Тик һаман да мәсьәләнең
Онытмыйк мондый ягын.
Эт тормышы булса гына
Эт күрсәтә тешләрен.
Санап китим лә булмаса,
Этнең яхшы эшләрен.   

Борын-борын заманнардан
Сүземне башлыйм әле.
Кайбер хаксыз гаепләүләүдән
Эт халкын яклыйм әле.
Ата-бабалар иң башта
Этләрне ияләштергән.
Эт ярдәменә таянып.
Дөньясын җайлаштырган.
Йорт-кураны да саклый ул,
Китерми дошманнарны.
Бер караштан үтәп бара
Хуҗасы кушканнарны.
Ауга да йөри ияреп,
Төлке-куяннар аулый.
Хәлдән таеп арыса да,
Хуҗа артыннан калмый.
Космоска да оча этләр,
Утка-суга да керә.
Җир асларына да төшә,
Биек тауларга менә.
Көтү көтә, йөкләр ташый,
Эзли, таба, коткара.
Сабый балаларны карый,
Сукырны әйдәп бара.
Этнең тугрылыгын данлап,
Хәтта һәйкәл куелган,
Хатико исемле япон этенең
Исеме ташка уелган.
Шулай булгач, Эт елы дип,
Борчылып тормыйк әле.
Сүздә түгел, ә гамәлдә
Эт халкын зурлыйк әле.
Рәхәтләнеп яшәр өчен,
Уңай шартлар булдырыйк:
Җылы ояларда тотыйк,
Тамакларын туйдырыйк.
Эт күңеле бер сөяк ди,
Калҗасын да кызганмыйк.
Ашар ризыгына кушып,
Күңел җылысын салыйк.
Этләшмик тә, тешләшмик тә,
Ыр-мыр килеп эндәшмик.
Яңа елда – Эт елында
Дус-тату, матур яшик.
Римма Гайнанова.
     АЛУШТА!   ДЕКАБРЬ! 
  КЫШКЫ  ГҮЗӘЛ  КАЗАН!
Яңа елда тормышыгыз гөрләп торсын.
Балаларыгыз горурлыгыгыз булсын.
Ирләрегез ныклы, ышанычлы таяныч,
Хатыннарыгыз тормыш учагын саклагыч.
Дусларыгыз тогры, ярдәм кулын суза,
Туганнарыгыз иң авыр минутта кырыгызда.
Күршеләрегез күп күрмәсен,ишетсен аз.
Оныкларрыгызны яратыгыз күрсәтегез наз.
Авылдашларыгыз сезне хөрмәтләсен .
Хөкүмәт пенсиягезне арттырсын,җәлләсен.
Коллегаларыгыз сездән көнләшмәсен.
Яңа ел сезгә бетммәс бәхетләр китерсен.
5+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *