ХӘЕРЛЕ КӨН! 7 РАБИГ ӘЛ-АХИР ҺИҖРИ 1439 ДҮШӘМБЕ!

АУЛАК ӨЙ| ТАТАР ҖЫРЛАРЫ | Казань | Татарстан |

Бәхет нуры таралсын!

Яңа елның килүләрен
Көтә һәркем шатланып, 
Сихри матур могҗизалар 
Буласына ышанып.
Могҗизаларга уралып,
Кил син әйдә, Яңа ел.
Алып килеп якты көннәр, 
Бүләк ит сихри төннәр!
Кавышмаганнар кавышсын,
Парын тапмаган тапсын!
Яңа елның ай, кояшы
Бәхет нуры таратсын!
Һәркайсыбыз гайләсенә
Тынычлык нуры иңсен.
Шатлыклар булсын җитәрлек,
Борчу- хәсрәт килмәсен!
Булсын безнең балалар да
Тәүфыйклы һәм сәламәт.
Кышы, язы, җәе, көзе
Үтсен иде бик рәхәт!
Яңа елда һәр кешенең
Өметләре аклансын.
Уяулыкны саклап һәркем
Киләчәккә юл ярсын!
Ризидә Ситдикова (Ситдыйкова)

25.12.2017

Я Л Т А   ЯҢА  ЕЛНЫ  КАРШЫЛАРГА  ҖЫЕНА!

АУЛАК ӨЙ| ТАТАР ҖЫРЛАРЫ | Казань | Татарстан |

    БАРЫ  БЕР  АТНА  ГОМЕРЕ  КАЛГАН  2017    ӘТӘЧ  ЕЛЫН  ХӨРМӘТЛӘП  ОЗАТА  КАЗАН! 

Халиса Гараева

Атлый-сикереп,җилт-җилт килеп,
«Эт » чаба туар елга .
Бәхет -куанычлар төяп ,
Керсен ул һәрбер өйгә !
Берсен -берсе алыштырып,
Яңа ел килә Җиргә…
Наказыбыз: Эт елына ,
Тынычлык булсын Илдә !
Усал эттәй ырламасын ,
Бер-берсенә Илбашлар!
Эттәй ышанычлы булып ,
Яшәсеннәр юлдашлар !
Этнең дә бар төрлесе,
Бар өргәне…өрмәсе .
Дөнья болгатырдайлары,
Буталып та йөрмәсен !)))
Яңа елдан һәркем көтә,
Бары яхшылык кына !
Күңелдә дә булсын иде,
Җылы ,яктылык кына!
Төкле аяк белән килсен ,
Көтәбез Яңа елны !
Тынычлык һәм дуслык белән,
Үтәргә язсын юлны !

3+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *