ХӘЕРЛЕ КӨН, ДУСЛАРЫМ! 4 РАБИГ ӘЛ-АХИР ҺИҖРИ 1439 ИЗГЕ ҖОМГА!

ФЕОДОСИЯ  ТАҢНАРЫ!

   ИЛАҺИ  КАЗАН!

АУЛАК ӨЙ| ТАТАР ҖЫРЛАРЫ | Казань | Татарстан |

Автор:Фирая Габдуллина.
Җомга иртәләрен атна саен
Көтеп ала һәрбер мөселман.
Изге җомга бәхет алып килсен,
Һәр гайләгә керелсен иман.
Иман нуры балкып өйгә керсен,
Җомга көндә- иртән таңында.
Кылган эшләребез имин булсын,
Ходай безгә бирсен барын да.
Уйларыбыз тик яхшыдан булсын,
Җаныбызга килсен сабырлык.
Өметебез мәңге өзелмәсен,
Табыннарда булсын гел муллык.
Авыруга сәламәтлек бирсен,
Тәүфыйк белән үссен балалар.
Күңелләрдә тик изгелек булсын,
Тыныч кына булсын дөньялар!

 

3+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *