ХӘЕРЛЕ ИРТӘ! 1 РАБИГ ӘЛ-АХИР ҺИҖРИ 1439 СИШӘМБЕ!

АУЛАК ӨЙ| ТАТАР ҖЫРЛАРЫ | Казань | Татарстан |

Сишәмбе иртәсе матур уйлар белән тусын, көннәребез тыныч имин үтсен барыбызның да. Йөрисе юлларыбыз хәерле булсын, булган саулыкларыбызны саклап, һәр көнгә сөенеп, язмышка зарланмый яши белсәк иде.
Газиз Аллам, шушы юлларны укучыга ныклы иман, хәерле гамәл, ике дөнья бәхетен дә бир! 🙏

     КЫРЫМДА  ЯҢА  ТАҢ  АТА!

АУЛАК ӨЙ| ТАТАР ҖЫРЛАРЫ | Казань | Татарстан |

Өч бәхеттән мәхрүм итмә, Ходай,
Сәламәтлек — аның бересе.
Якты дөньяларның матурлыгын
Озын- озак килә күрәсе.

Мәхәббәтне табу – үзе бәхет,
Эзли торгач йөзләр, меңнәрдән.
Тормыш киртәләрен җимерергә
Алыр идем көчне кемнәрдән?!

Бәхетләрнең өченчесе- бала,
Сабый тыны җанны эретә.
Кыска гына безнең гомерләрне
Дәвамлы бер моңлы җыр итә.

Өч бәхет – өч калкан
Ташламасын иде һич кайчан!
Г. Нуруткулова

Татары и Татарочки

Кышкы Казаныбыз!

#Татарстан

Рамзис ИсмагиловРамзис Исмагилов

Яна дибез, очар хыялларны,
Күңел аша шуңа үрлибез.
Искеләрен бердәм искә алып,
Яңа Елга теләк телибез.
Шул ук Чыршы бизи бәйрәмеңне.
Шушындый ук яна фан — фара.
Өмет салып яңа бокалларга,
Шампан шәрәбләре атыла.
Күпме теләк кабатлана шулай,
Кабул булсын барың теләге!
Хыял өмет итеп Яңа Елда,
Бик күпләрнең тибә йөрәге.
Чыршы тирәсендә әйләнәләр,
Шушындый ук көләч балалар.
Алар киләчәген яктырталар,
Бүләк салып ата- аналар..
Үткәндәге кебек кабатланып,
Хыял ала яңа омтылыш.
Үткән Елны бер төн алыштырып,
Җанга сала яңа бер очыш.
Өмет уйный яктылыгын чәчеп,
Күккә очкан утлар артыннан.
Кар Кызының серле елмаюы,
Яңа кичерешкә чакыра.
Кыш бабайның ак сакалы гына,
Хыялларны азырак киртәли,

Хәтерләтеп еллар басканын,
Күңелләрне шайтан үртәли.
Менә кабат үтеп бара елым,
Яңгыратып гомер арасын.
Яңалыклар көтәм, бергә кушып,
Хыял белән чынлык арасын.

Рамзис-Мишэр.18.12.2017 ел.

 

1+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *