ХӘЕРЛЕ КӨН, ДУСЛАРЫМ! 28 РАБИГ ӘЛ-ӘҮВӘЛ ҺИҖРИ 1439 ЯКШӘМБЕ!

Елмаеп каршы алыйкчы,
Хәерле ял иртәсен.
Бәхет җиле безне күрми,
Урап үтә күрмәсен.

Әткәй-әнкәй,туганнарга,
Шалтыратып хәл белик.
Дус-ишләрнең күңелен күреп,
Хәерле иртә телик!

Матур үтсен ялларыгыз,
Хәвеф-хәштәрсез генә!
Таң илләре алып килсен,
Бары шатлыклар гына!

Амин

Халидә Асхадуллина .

ТАТАРЛАР • ТАЛАНТЛАР • ТУГАННАР

       КЫРЫМ!   АЛУПКА   ТАҢЫ! 

.АУЛАК ӨЙ|             АУЛАК ӨЙ| ТАТАР ҖЫРЛАРЫ | Казань | Татарстан |
ГОМЕРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛИК
Иртән торып рәхмәт әйтик
Ник туганга үкенмик,
Ходай биргән гомеребезне
Юкка-бушка үткәрмик…

Булганына шөкер итик
Малга бер дә кызыкмыйк.
Кешеләрнең тормышына
Юкка- барга тыкшынмыйк…

Исәнләшик-саубуллашыйк
Җырлыйк,күңел тулса да,
Кешеләрне гафу итик
Йөрәккә кыен булса да…

Авырлыкларга уфтанмыйк
Түзик авыр булса да,
Елмаеп бер көлик әле
Күзләргә яшь килсә дә…

Гомер бит ул бигрәк кыска
Белик аның кадерен,
Гомерләр ике килми бит
Исәннәрне кадерлик.
Мәфрүзә Фатыхова .

     КАЗАН!  «ӘКИЯТ»  КУРЧАК  ТЕАТРЫ!

АУЛАК ӨЙ| ТАТАР ҖЫРЛАРЫ | Казань | Татарстан |

 

Шаян кар бөртеге

Карлар ява, карлар ява!
Урамга чыга бала.
Кар бөртеге белән уйнап, 
Йөгерә ул, шатлана.

Кар бөртеге үзе дә бит,
Шаярып уйный кебек.
Һәр баланың, һәр сабыйның 
Күңелен күрә кебек!

Кар бөртеге оча, оча,
Битләргә төшеп куна.
Качыш уйнагандай, үзе
Кулда юкка да чыга.

Кар бөртеге белән уйнап,
Егылып ала сабый.
Көлә-көлә сикереп тора,
Ясый шундук кар бабай.

Җем-җем итә кар бөртеге
Сабыйның күзләрендә.
Шатлык нурлары сүнмәсен
Балаларның йөзендә!

Карлар белән уйнасыннар
И, гөнаһсыз сабыйлар!
Тыныч, имин генә булсын
Киләсе Яңа еллар!
Ризидә Ситдикова (Ситдыйкова)

2+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *