Чәй көне белән дуслар!

FaceАлия Султан (Насибуллина )

ТАТАРЛАР • ТАЛАНТЛАР • ТУГАННАР

Чәй яратмаган татар буламени?!

Чәй яратучылар көне белән, туганнар-тумачалар!

» Бәхет телибез!»

 

Динар Хайруллин

Бүген чәй яратучылар көне))))

Кемдер үлеп чәй ярата
Кемнәргәдер ошый мәй.
Чәй ул тәнгә сихәт бирә
Мәйләрдән югала мәл.
Бер чинаяк…Икенчесе
Кара чәй һәм яшеле.
Чәйне күпме генә эчмә
Бер дә булмый «пахмиле».
Мулдан җимешен саласың
Я булмаса,куе сөт.
Чишмә суы аеруча
Чәйгә өсти эффект.


(Хатын- кызларның күбесе
Туктала махсус чәйгә.
Ябыктыра торганнарын
Эчәләр белмим,нигә.)
Чәй чәй инде…( ул ит түгел)
Кызыкмагыз юк — барга.
Әби- бабайлар рецебы
Кулайдыр җаныбызга.
Һәрдаим чәй чыҗлап торсын
Чәйнек,самоварларда.
Чәй өстәлебезнең күрке
Бигрәк тә татарларда.

Динар Хайруллин.

 

 

0
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *