ТАТАРЛАР • ТАЛАНТЛАР • ТУГАННАР
ЯЛТАДА АЛСУ ТАҢ АТА!
АУЛАК ӨЙ| ТАТАР ҖЫРЛАРЫ | Казань | Татарстан
ИСКЕ ТАТАР БИСТӘСЕ!!!
Кыш килде.
Килеп җитте кыш та,
Ай-яй салкын тышта…
Өч ай торыр торса, –
Аның гомере кыска.
Тәңкә карлар сипкән,
Җирне ап-ак иткән;
Чыршы, каен, имән
Кардан чикмән кигән.
Саф һавага чыгып,
Таудан чана шуып,
Кышның салкыннарын
Җибәрәбез, куып.
Ә кыш, көлә-көлә,
Битебездән үбә.
Алсу була безнең
Битләр шуңа күрә.
Бари Рәхмәт
+
0