Афганистан турында шигырьләр.

Общественно-патриотическое движение "Сәлам,Бача"Общественно-патриотическое движение «Сәлам,Бача»

ЧӘЧӘК САЛАМ КАРГА

Афган уты һаман өтә җанны,
Төшкә кереп, дуслар дәшәләр.
Алар бездән, исән кайтканнардан,
Күктән карап бик көнләшәләр.

Кушымта:
Шәм кабызам, карга чәчәк салам,
Сезне уйлап йөрәк сызлана.
Әрни йөрәк Афганнарда калган
Яп-яшь гомерләрне кызгана.

Көнләшмәгез дуслар, сезне уйлап
Үрсәләнә йөрәк, кан сава.
Карга салган розаның энәсе
Йөрәкләргә барып кадала.

Мәчетләрдә дога, чиркәүләрдә
Сезнең хакка шәмнәр куелган.
Исемегез безнең йөрәкләрдә
Онытмаслык итеп уелган.
Венер ФӘТТАХ 15.02.2013 ел Карламан.

 

КАНДАГАРДА ТАУЛАР ШАУЛЫЙ
Наиль Кадыров кое

Кандагарда калган кан эзләрен
Юып бетә алмас яңгырлар.
Анда калган солдат тавышлары
Бик еш әле җанда яңгырар.

Кушымта:
Кандагарда кояш, таулар шаулый,
Ул шауларда солдат тавышы.
Ыңгыраша таулар, алар елый,
Җанны өтә сугыш сагышы.

Кандагарда калган аяк, куллар,
Йөрәкләрне озак сызлатыр.
Кирәкмәгән сугыш солдатларның
Бер гөнаһсыз йөзен кызартыр.

Кандагарда тол хатыннар елый,
Дошманның да бар бит якыны.
Сез әйтегез, сугыш кемгә кирәк,
Кемгә кирәк гүрләр батыры?

Венер ФӘТТАХ 9.01.2013 ел Карламан.

МИН КАЙТТЫМ, ӘНКӘЙ!

Мин Афганнан кайттым. әнкәй,
Үзем түгел, кош булып.
Сайрап торам талга кунып,
Җырларыңа кушылып.

Кушымта:
Сызлыйдыр, әнкәй, йөрәгең,
Кош сайравын тыңласаң.
Мин кайтам бит кошлар булып
Сагынганда җырласаң.

Мин Афганнан кайттым, әнкәй,
Сыз(ы)лып аткан таң булып.
Беркем күрми, чөнки атам
Бары сиңа танылып.

Мин Афганнан кайттым, әнкәй,
Актан да ак кар булып.
Тик кәфенем синең өчен
Калды үлмәс зар булып.

Венер ФӘТТАХ 9.01.2013 ел Карламан.

АФГАН КЕРДЕ ТӨШЕМӘ.
Тиргә батып уяндым мин таңда —
Әфган керде бүген төшемә…
Дуслар белән кабат очраштым күк,
Кабат төште алар исемә…

Их сез, дуслар, мәңге онытылмыйсыз,
Җавап юк бит сезнең үлемгә…
Чыршы, тнарат шаулап үскән икән
Дусларыма венок үрергә…

Менә бүген тагын җыелыштык,
Тик сез генә юк шул арада…
Каһәрт дошман үзе исән микән,
Өнсез күзләренә карарга?..

Беләме икән — безнең йөрәкләргә
мәңгелек ут китте кабызып…
Уты бүген дөрләп ала кабат,
Салкын җиле гүя кагылып…

Мәңге онытмабыз сезне, дуслар,
без картайдык, ә сез яшь килеш.
Елмаясыз гүя сөенеп сез,
Сезне саклап калдык без, диеп…
Рәзинә Сәетгәрәева.

Әфганистан…
Ун ел буе күпме кан коелды,
Яшь егетләр шунда киттеләр.
Чәчәк аткан яшьлек гомерләре,
Әфган сугышында үттеләр.

Сугыш, атыш, күпме югалту,
Гарип калды безнең егетләр.
Аяк — кулсыз калды яшьлектә,
Бөтенләйгә өзелде өметләр.

Дошман чыга таулар арасыннан,
Баш кисәрдәй өскә ыргыла.
Берәм- берәм безнең егетләр,
Таулар арасында кырыла.

Япь — яшь егет калды утлы юлда,
Аяк — кулы аның нык пеште.
Ә, еракта газиз әниләре,
Кан — яшь түгеп, тәмам интекте..

Көн уйлады ана, төн уйлады,
Күзен алмый ерак юллардан.
Кахәр төшкән сугыш яралады,
Юк баладан хәбәр, хәбәр Әфганнан.

Көтте ана: атна, айлар көтте,
Гаскәр чыкты Әфган җиреннән.
Кайтты улы, кайтты газизе,
Тик нигәдер бик нык үзгәргән…

Син исән бит, исән балакай,
Күрендең син әниең күзенә.
Теш- тырнагың белән каршы тордың,
Бирешмәдең ачы үлемгә…

Орден, медаль сезнең күкрәкләрдә,
Исемегез мәрмәр тактада,
Һәйкәлләрдә гөлләр сезнең өчен,
Рәхмәтеңнән Аллам ташлама!!!
Лилия Сәхәбиева.2013.

Бурыч
* Залия Нуриахметова*

Афганистан… сугыш…
Кысыладыр сулыш…
Шушы сүзләр искә төшкәндә.
Яшьлегемнең иң кырыс еллары
Узды минем шушы җирләрдә.
Сугыш, сугыш…
Кемгә соңгы сулыш…
Кемдер гарип, кулсыз-аяксыз.
Күпме кайгы, күпме канлы яшләр
Коелды бу җиргә, санаусыз.
Совет иле кушкан — милли бурыч
Илтеп кертте безне сугышка.
Бурычлы идеме яшь егетләр,
Кан коярга шушы сугышта???
Афганистан тау-ташлары саклый,
Без үтәгән хәрби бурычны….
Улсыз калган ялгыз аналарга
Әйтегезче, кемнәр бурычлы??!
Исән калганнары кемгә кирәк,
Һәрбересе үзе маташа…
Ничә еллар узган шул сугышны
Төшләрендә күреп саташа.
Афган узган батыр солдатларны
Кайвакытта искә алыгыз.
Исәннәргә иминлекләр теләп,
Үлгәннәргә дога колыгыз!.

2+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *