ХӘЕРЛЕ КӨН! 22 РАБИГ ӘЛ-ӘҮВӘЛ ҺИҖРИ 1439 ДҮШӘМБЕ!

КЫШКЫ  СЕВАСТОПОЛЬ!

КЫШКЫ  Б О Л Г А Р!        НАИЛ  ЗИЯТДИНОВ   фотосы.

Зимний Булгар от фотографа Наиля Зиятдинова

Туган якларыма аяк басам… Ак бураннар мине каршы ала Туганнарым кебек …ике куллап Колач җәеп мине кочып ала … Ялгыз талым тирән уйга баткан Мине күргәч, шаулап куйган булды… Туган йортым…Туып үскән нигез… Түзә алмыйм…Күзем яшькә тулды… Туган якка кайтып керүләре Үзе рәхәт, үзе сагышлы…. Бер ни эшләп булмый….Югалтусыз Юлын үтеп булмый тормышның. Барысын да аңлыйм…Тик шулай да Күңел көтә…Һаман эзләнә.. Кайтыр кебек….Ап-ак карлардан Күзем эзли әнкәй эзләрен…. Күршеләргә кереп киткәндер дип Тәрәзәдән тәрәзәгә йөрим… Ак бураннар юлны күмгән икән… Тизрәк чыгып ак карларны көрим…. Ак болыттан ап-ак карлар ява… Күңелемә җиңел булып куйды… Күземдәге саф тамчыны күреп Кар бөртеге керфегемә кунды… Кинәт кенә эреп төште дә ул Битләремнән мине үбеп алды… Әнкәемнең җылылыгын тоеп Күңелкәем тынычланып калды….(Рүзилә Гатауллина)

0
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *