Василь Шайхразиев встретился с представителем «Татар в Италии»

Всемирный конгресс татар

Бүген Милли Шура рәисе,Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев Миланга килде. Төнъяк Италиядә урнашкан бу эре шәһәрдә иртәгә Татарстан делегациясе эшләячәк дип көтелә.
Кич белән Васил Шәйхразиев «Италиядәге татарлар» мәдәният ассоциациясе җитәкчесе урынбасары Венера Абдулхаликова белән очрашып сөйләште. Сүз ассоциациянең эшчәнлеге турында барды. Сөйләшү җитди һәм эшлекле формада үтте. Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров та катнашты.
Иртәгә, 12 декабрь көненең икенче яртысында Васил Шәйхразиев «Италиядәге татарлар» мәдәният ассоциациясе әгъзалары белән очрашачак. Ике сәгать соңрак Италиядә яшәүче милләттәшләребез белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуы узачак дип көтелә.

Василь Шайхразиев встретился с представителем «Татар в Италии»

Сегодня, председатель Национального Совета Всемирного конгресса татар, вице-премьер правительства Татарстана Василь Шайхразиев прибыл в Милан. Завтра в этом североитальянском городе — крупном промышленном центре будет работать татарстанская делегация.
Вечером Василь Шайхразиев встретился с заместителем руководителя Ассоциации культуры «Татары в Италии» Венерой Абдулхаликовой. В беседе были затронуты аспекты деятельности ассоциации. Разговор был предметным и деловым. Во встрече принял участие первый заместитель руководителя исполкома Всемирного конгресса татар Данис Шакиров.
Завтра, 12 декабря во второй половине дня Василь Шайхразиев встретится с членами Ассоциации культуры «Татары в Италии». Затем через два часа состоится встреча Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова с соотечественниками, проживающими в Италии.

0
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *