КЫРЫМДА ТАГЫ БЕР КЫШКЫ , ИСКИТКЕЧ МАТУР КӨН ТУДЫ !
ҖЫРЛЫ АУЛАК ӨЙ| Казань | Татарстан | Челны | Уфа
Шимбә иртәсе хәерле булсын!
Бер ходаем, синнән генә сорыйм
Туар иртәләрнең яктысын,
Төннәремнең тыныч караңгысын,
Көннәремнең нурлы ак төсен.
Алыштырма төнем белән көнне.
Элмә кара кайгы пәрдәсен.
Яманлыктан-явызлыктан сакла.
Тормышыма бәлә кермәсен.
Бер ходаем, синнән генә сорыйм
Тыныч бәхетемнең дәвамын.
Булган гөнаһымны кичерә күр.
Изге эшнең бирче савабын.
Бер ходаем, булган гомеремнең
Һәрбер иртәсенә куанам.
Сиңа гына өмет белән карыйм.
Сиңа гына, Тәңрем, сыенам.
Физәлия Дәүләтгәрәева.
ХӘЕРЛЕ КӨН ЯРАТКАН КАЗАНЫБЫЗ!
Александр Удиков фотосы.
ҖЫРЛЫ АУЛАК ӨЙ| Казань | Татарстан | Челны | Уфа
Менә яңа көн дә туды,
Ап -ак карлар да яуды.
Шул карларга карый торгач,
Күңелдә шатлык туды!
Шул шатлыкны өләшик без
Туганнарга, дусларга.
Балаларны шатландырыйк,
Барып, карлы тауларга!
Ризидә Ситдикова
Поделиться