ХӘЕРЛЕ ИРТӘ! 16 РАБИГ ӘЛ-ӘҮВӘЛ ҺИҖРИ 1439 СИШӘМБЕ КӨН!

  ДЕМЕРДЖИ!  АЛУШТА!

ТАТАРЛАР • ТАЛАНТЛАР • ТУГАННАР

 ХӘЕРЛК  ИРТӘ,  КАЗАН!

Халисә Гәрәева( Сәхипгәрәева)Халисә Гәрәева( Сәхипгәрәева)

*Яманлыклар юкка чыксын иде ….
Карлар яугач төн яктырды хаттә,
Урамнарда йөрү күңелле…)))
Саф һаваны иркен сулый-сулый ,
Шатлык биләп ала күңелне !
Аклык ,сафлык билгесе шул инде,
Бар дөньялар китте яктырып …
Табигатькәй ак юрганын яба ,
Җир анасын ялга яткырып.)))
Кышкы тынлык биләп алды Җирне,
Күзне камаштыра ак карлар.
Акрын гына барам урам буйлап,
Сокланып,узганга яшь парлар !
Ак юл булсын юлда йөргәннәргә,
Ак бәхетләр телим исәннәргә !
Ак теләкләр телим яшькә-картка,
Ак догалар юллыйм «киткәннәргә» !
Күңелләргә аклык тулсын иде ,
Уйларыбыз ак-саф булсын иде !
Кышлар озын ,ак бураннар белән ,
Яманлыклар, юкка чыксын иде !
Халисә Гәрәева_С.4.12.2017

 

3+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *