ХӘЕРЛЕ КӨН! 15 РАБИГ ӘЛ-ӘҮВӘЛ ҺИҖРИ 1439 ДҮШӘМБЕ!

БЕРЕНЧЕ  КОЯШ  НУРЛАРЫ  КАРА  ДИҢГЕЗГӘ  ТӨШӘ.  АННАРЫ  АЛУШТА  УЯНА  БАШЛЫЙ!

КҮҢЕЛЕМ МОҢНАРЫ

Хәерле иртә, кадерле дусларым!!! Иртән торуыма Ак кышым тагын ап-ак карлардан ак келәм түшәгән. Бөтен дөнья ап-ак. Таң әле атмаса да, шундый матур иртә. Лампочка утларында кар бөртекләре энҗедәй күзне камаштыра. Яңа көнегез яңа уңышлар, яңа шатлыклар алып килсен!!! Өмет утыгыз бервакыт та сүнмәсен, маяк булып тормыш юлыгызны ерак яктыртсын!!! Бүгенге көнегезнең кадерен белегез!!! Якын кешеләрегезне яратырга, кадерләргә соңга калмагыз!!! Үкенмәслек итеп яшәгез!!! Саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр теләп калам Сезгә!!!

                            

  ХӘЕРЛЕ  ИРТӘ, КАЗАН!!!

Әллә күзгә күренәме,
Карлар яуган урамда?!
Иртә таңнан чыгып җиткән,
Бала-чага,уйнарга!

Күпме көттек тәбигатьнең,
Ак юрганын япканын!..
Күзәтүе рәхәт җанга,
Бүген таңнар атканын!

Ак карлардай ак бәхетләр,
Телим әле дусларым!
Әллә кая юкка чыкты,
Күңелдәге моң-зарым!

Хәерле иртә дуслар!!!

Халидә Асхадуллина.

ҖЫРЛЫ АУЛАК ӨЙ| Казань | Татарстан | Челны | Уфа

 БАЛАЧАГЫМ КЫШЫ…
Ак кар яуды җиргә, энҗе карлар,
Аклыгыннан күзләр чагыла!
Ак кышларым, алып кайтыгызчы,
Бер кайгысыз балачагыма!

Киез итек киеп, шәлем бәйләп,
Бияләйләр киеп кулларга,
Бик телимен туган авылымның
Урамнарын кат-кат урарга.

Җыелсыннар иде дус-ишләрем,
Таулар шуар идек бергәләп.
Кар бабаен өеп куяр идек,
Тәгәрәтеп зуп-зур түгәрәк.

Кар атышып бер уйныйсым килә,
Күшеккәнче, куллар туңганчы.
Өйгә кайткач әни шаян кызын
Бер орышыр иде туйганчы!

Орышса да тәмле чәен ясар,
Ашын бүләр иде әнкәем.
-Мич каршына барып җылын, диеп,
Утын өсти мичкә әткәем…

Бик сагынам гамъсез балачакны,
Безнең балачаклар — ХӘТИРӘ!
Безнең уллар, кызлар сагынырмы,
Балачагын алып хәтергә?… (Гөлара Шәрипова)

 

1+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *