ХӘЕРЛЕ КӨН, ДУСЛАРЫМ! 13 РАБИГ ӘЛ-ӘҮВӘЛ ҺИҖРИ 1439 ШИМБӘ!

АЛУШТА  ТАҢНАРЫНЫҢ  БЕРСЕ!

КАЗАН  ТАҢНАРЫ  МӘЧЕТЛӘРДӘ  БАШЛАНА!

  ТАТАРЛАР • ТАЛАНТЛАР • ТУГАННАР
Элек кышлар никтер башка иде, 
Карлары да күпкә ак иде. 
Кыш килүгә барлык бала-чага 
Чын күңелдән чиксез шат иде! Беренче кар күрү безнең өчен 
Бәйрәм кебек иде, чын әгәр. 
Ул елларда карлар ишеп яуды, 
Суыгы да булды бик зәһәр. Шаулап тора иде тау битләре 
Шат аваздан, уен-көлкедән. 
Бик бәхетле үткән балачагым 
Мәңге китмәс минем күңелдән. 

Кар атышлы, патша-патша уйнау, 
Боз өстендә шуу дисеңме? 
Карны казып өйләр ясый идек, 
Була иде шундый күңелле… 

Элек кышлар никтер башка иде, 
Үзебез дә башка булганбыз. 
Ярый әле дистә еллар элек 
Якты дөньяларга туганбыз! (Гөлара Шәрипова)

Декабрь

Тансык кунак көткән сыман
Күңел кышны көтәдер.
Каршы алыйк,кышның башы-
Өр-яңа ай-декабрь!

Әй дусларым,менә кабат
Без кышның хозурында!
Язсын аны исән-имин
Күңелле уздырырга.

Артык озак көттермәстер,
Булыр кары,салкыны.
Чын кышка килеп керербез
Без декабрь аркылы.

Дөнья ак карга күмелгән
Матур чаклар җитәдер.
Хуш киләсең,кыш-юлдашы,
Тылсымлы ай-декабрь!

 

1+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *