ХӘЕРЛЕ КӨН! 12 РАБИГ ӘЛ-ӘҮВӘЛ ҺИҖРИ 1439 ҖОМГА КӨНЕ!

Җомга мөбәрәк булсын! 

Сергей Анашкевич  фоторәсеме. ДЕМЕРДЖИ. АЛУШТА.

Осенний Крым с квадрокоптера

Фанавис Давлетбаев                             

Кышка керәбез

Матур үтсен иде диеп, 
Теләк теләгез.
Без кабаттан җыйнаулашып 
Кышка керәбез.

Салкынга да,буранга да
Күптән без әзер.
Аклык,сафлык дөньясына-
Кышка керәбез.

Моңсуланган күңелләрне 
Хискә төрәбез.
Якты уйда,шәп кәефтә
Кышка керәбез.

Кышның тысымлы икәнен
Без шул беләбез.
Алдагысын матур күреп, 
Кышка керәбез.

       КЫШНЫҢ  БЕРЕНЧЕ  КӨНЕ  БЕЛӘН, ДУСЛАРЫМ!

!

ҖЫРЛЫ АУЛАК ӨЙ| Казань | Татарстан | Челны | Уфа

«БИСМИЛЛАЛАР»  ӘЙТЕП , БАШЛАГЫЗЧЫ,
ДУСЛАРЫМ,  БУ  ҖОМГА  ИРТӘСЕН.
ЙОРТЫГЫЗГА  БӘХЕТ-ШАТЛЫК  КИЛСЕН,
КАЙГЫ  ҖИЛЕ  БЕРҮК  КЕРМӘСЕН!

КҮҢЕЛЕМ МОҢНАРЫ  Кышның беренче көне белән, дусларым!!! Төкле аягың белән Ак Кышым!!! Ап- ак карларың безне ак бәхеткә төрсен, ак бураннарың бәхет илендә
адаштырып, мәхәббәт көртенә күмсен, ап-ак кар бөртегең безне үбеп,
назлап кына торсын, күңелебездә карлы зилзиләң кебек сөюдән туган якты
хисләр бөтерелсен!!! Җаныбызга аклык, сафлык булып ят, Ак Кышым!!!

Нижневартовск (Ханты-Мансийский Автономный округ — Югра АО), Россия.

Тәрәз каршымдагы каеннарым…. Бездә чын Кыш, бөтен җирдә аклык, сафлык, пакълек, Аллага шөкер!…

Ап-ак карлар ява тышта бүген
Аклык өстәп бөтен дөньяга
Ап-ак кышым минем әйтерсең лә
Ап-ак келәм җәя миңарга.
Ак төсләрдән бүген бөтен дөнья
Ак теләкләр — минем күңелдә.
Ак юл телим барлык кешеләргә!
Ак бәхетләр — тормыш күгенә.
Аклык алып килсен уйларыбыз!
Ак җепләрдән алар чигелсен!
Ак хәрефтән торган җылы сүзләр
Ак хисләрдән генә үрелсен

!(РҮЗИЛӘ ГАТАУЛЛИНА)

 

 

Поделиться

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *