Мин искелек.
Хаклы ялда яшим инде күптән,
Дусларым да үзем шикелле.
Санга бармын, ә исәпкә бармы?
Миндәй кеше кемгә сөйкемле ?
Искелекне илдә таркаттылар,
Яңа тормыш бик тиз җыелмый.
Дәрт-дәрманы бар кебек тә үзе…
Үсәр орлык җиргә коелмый.
Мин искелек. Йөрәк кузым көйри,
Тик ялкынлап инде яна алмас.
Явызлыкның тамырлары ныгый
Ата-бабам рухы яңармас…
Яңа татар күршем, бакча алган,
Алма агачлары учакта..
Гүзәллекне кисеп җимерәбез,
Мәчетләрдә изге булсак та.
Наилә Әюпова.
Гүзәллекне кисеп җимерәбез,
Мәчетләрдә изге булсак та.- Бигрәк йөрәккә үтте бу сүзләр!
Җомга мөбәрәк булсын, Наилә. Без -искелек инде, искелек.
Найля Аюпова-Резяпова Искелектә изгелек күп, Роза.
Альфия Газизова(Салихова) Балачагыбызда безгә искелек булган әби-бабаларыбыздан калган әдәп-әхлак үрнәген сеңдереп үзебез үскәндәй, бала-оныкларыбызга да шул мәңге иң кадерле байлык булган кешелеклелек өлгесен калдыра алсак иде!