**Уң булсын эт елыбыз.**
Ямьле җәйне күрмәсәк тә,
Әтәч сиңа үпкә юк…
Җиләк — җимеш,ашлык уңды,
Һәммәбезнең тамак тук!
Җәй буе күз яше түктең,
Үзең,курортка киттең.
Алтын көздә гел елмайдың,
Ахры җан — дусны,таптың?
Файдаң да,артык булмады,
Зыян да китермәдең…
Бар халыкка бик ышанма
Яшер — булса серләрең…
Балаларың,бик күп булды,
Тавыгыңа — зур рәхмәт!
Көчек елына керәбез,
Күрмәбез микән — михнәт?
Этнең бар — яхшы яклары,
Этлекле булмасын ел.
Аш — суга кытлык булмасын,
Кесәң,калын булсын гел.
Дустан,дошман бик күп диләр,
Дуслар булсын күберәк.
Этләргә ышанып була,
Эт халкы була — зирәк!
Этләнмичә бу тормышның,
Маенда йөзеп булмый.
Эт тормышы,дигән сүз бар,
Эшләми — бураң тулмый.
Этләр ышанычны сатмый,
Дуслыкка тугры кала!
Байлык,саулык,тынычлыкта,
Яңа елга — юл сала!..
**Сәлимә Нигаматова**.2017.
КЫРЫМДАГЫ ХАНБИКӘ- ЧЫРШЫ!
СЫЛУ ХАНБИКӘ-ЧЫРШЫ КАЗАНДА!