ХӘЕРЛЕ КӨН! 11 РАБИГ ӘЛ-ӘҮВӘЛ ҺИҖРИ 1439 ПӘНҖЕШӘМБЕ! БЫЕЛГЫ КӨЗНЕҢ СОҢГЫ КӨНЕ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ДУСЛАРЫМ!

Сергей Анашкевич  фотосы.     АЛУШТАДАН    ЧАТЫРДАГ   КҮРЕНЕШЕ!

Осенний Крым с квадрокоптера

Бүген көзнең ялгыз җилләре,
Кушып саубуллашу мизгелен,
Ак карларны бераз җил себереп,
Уйный моңлы гына бер көен…

        КҮҢЕЛЕМ МОҢНАРЫ

Сәлам, дусларым!!! Быелгы көзнең соңгы көне белән, Сезне!!! Көз белән
рәхмәтләр укый-укый, матур итеп саубуллашырга онытмагыз!!! Муллык бүләк иткәнең өчен мең-мең рәхмәт, Көзем!!! Сагышларың өчен дә рәхмәт!!! Сагышлану, сагыну — ул бит синең йөрәгең туң йөрәк түгел икәнне аңлата. Шуның өчен сагышлардан курыкмагыз, дусларым. Берсенә дә күрсәтми генә елап та алыгыз. Күңелегез сафланып калыр…. Төшенкелеккә генә бирелмәгез, өмет утыгыз якты янсын!!! Җаныгыз җылы булсын, кешеләрнең күңел бозларын эретсен!!! Кешеләргә маңгай күзе белән түгел, күңел күзе белән карагыз, яхшы-начарларга аларны бүлмәгез. Сезнең юлыгызда очраган һәр кеше — ул Ходайдан бүләк, шуны исегездән чыгармагыз!!! Кемдер Сезгә сабак алыр өчен җибәрелгән, кемдер илһамландырыр өчен. Һәрбер Кеше күңеленең иң төпкеле һәрвакыт чиста, саф, чөнки без бу дөньяга барыбыз да гади, саф, ихлас күңел белән туабыз. Тормыш барышында гына күңелебезгә катлам-катлам юшкын булып ачу-үпкә утыра, тормыш салган яралар сызлап, безне үртәлдерә, авыр сүзләр күңелгә таш булып ята. Әнә шул юшкынны кубарып атыр өчен, сагына белү кирәк… Сагышлану, моңлану кирәк…Якыннарның җан җылысы кирәк… Әйдәгез әле, бүген барлык ачу-үпкәләрне онытыйк, дошманнарны гафу итик, төн пәрдәсен ерып алсуланып аткан таң нурыннан җан җылысы алыйк!!! Ап-ак
кышка ап-ак, саф, ихлас күңел белән аяк басыйк!!! Иртәләрегез хәерле
булсын!!! Ак бәхетләр теләп, сезне яратып Рүзилә Гатауллина.

Поделиться

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *