Сергей Анашкевичның искиткеч матур фоторәсемнәрен алдагы көннәрдә сезгә дә күрсәтергә уйлыйм!
МИНЕМ ЯРАТКАН АЛУШТАМ!!!
АК М Ә Ч Е Т! БОЛГАР!
Рәхмәт әйтәм.
Рәхмәт әйтәм сиңа,Раббым
Бүгенге көнем өчен !
Көч бирәсең, сабырлыгым
Китеп барганда көчем.
Ишетәсең мине, рәхмәт,
Син күрәсең, мин күрмим.
Киңәш бир !-дип күккә карыйм,
Болытлар аша күзлим.
Балаларым, үзем өчен-
Алар бит күз нурларым.
Йөрер юлларын якты ит,
Эшләрен ит уңнарын.
Яктыртасың күңелемне-
Яңа көнгә рәхмәтем.
Ничек түләп бетерермен
Алламның мәрхәмәтен ?…
Инша-Аллаһ !
Наилә Әюпова
2+