ӘНИ КИРӘК!

ҖЫРЛЫ АУЛАК ӨЙ| Казань | Татарстан | Челны | Уфа

Гульсум Набиуллина

Әниләр көне

Бүген бездә бик зур бәйрәм,
Әниләрр көне.
Әниләрен котлар өчен,
Сабыйлар килде.

Бәхетле сабый ул кемнең-
Әниләре бар.
Тик ятимнәр өчен генә,
Киң дөньялар тар.

Баласы өчен яшәсен-
Җирдә һәр ана.
Әниле,бәхетле булып,
Яшәсен бала.

Әниләр үбеп уятсын,
Һәрбер иртәдә.
Бәбекәем,матурым дип,
Сөеп, иркәләп.
Гөлсем Нәби.

Тәмле төш

Нур Ахунов

Әниемне төштә күрдем,
Үләнле чәй эчерде,
Үзе пешергән икмәккә
Каймагын ягып бирде.
Гүя мин кайтканны көткән —
Коймагын да пешергән,
Самавыры чыжлап тора,
Белмим, кайчан өлгергән?!
Нинди бәхет татый алу
Сый-хөрмәтен әнинең!
Уянгач та телдә иде
Тәме хуш исле чәйнең.
Күзем йомдым күрергә дип
Дәвамын тәмле төшнең,
Йокым качты, аңлагач та
Аның мөмкин түгелен.         

 

1+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *