ХӘЕРЛЕ КӨН! 8 РАБИГ ӘЛ-ӘҮВӘЛ ДҮШӘМБЕ!

       КАРАДАГ   ИРТӘСЕ. КЫРЫМ!

     КАМА  ТАМАГЫ!

ФАТКУЛЛА халикФАТКУЛЛА халик

ҖЫРЛЫ АУЛАК ӨЙ| Казань | Татарстан | Челны | Уфа

Хәерле дүшәмбе иртәсе Сезгэ!!!
Универсаль кыска дога
Көн саен Аллаһының рәхмәте белән уянып торабыз, киенеп, ашап, эшкә ашыгабыз. Эштә кояш батканчы эшләп булган яшәешебезне тагы да күркәмрәк булсын дип тырышабыз.
Ләкин, кайсыберләре моның белән риза түгел. Алар дөньяны калдырып, «ахирәт өчен генә яшәргә кирәк» дип таләп итәләр. Әмма ул фикерне дөрес дип раслап булмый. Ничек кенә без дөньядан качырга теләмик без аннан кача алмыйбыз. Күктән акча яумый, өйләр гөмбә кебек җир астыннан үсми — барысы өчен дә тырышлык кирәк.
Һичшиксез, тормыш юлы җиңел сәфәрләрдән түгел, монда сикәлтәсе яки чокыры да була. Кайвакыт катырак та әйтелә, кулы да ычкына, шуңа Аллаһыдан гафу сорауны онытырга ярамый.
Яшәгән йортың киң, ризыгың мул булуны теләсәң шушы доганы кылыгыз:
اللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي ذَنْبِي وَوَسِّعْ لِي فِي دَارِي وَبَارِكْ لِي فِي رِزْقِي

«Аллаһүммә-гъфирлий зәнбий үә үәссиг лий фий дәәрий үә бәәриклий фий ризкый».
Тәрҗемәсе: Йә Аллаһым кичер мине, киң вә шатлыклы кыл яшәгән йортымны һәм миңа насыйп булган тормышымны бәракәтле булдыр!
Кыска булса да бик мәгънәле дога.
Хәерле атна башлары сезгә🙏!

1+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *