ТАТАР ШИГЪРИЯТЕ                                           

ТУГАН ҖИРГӘ ТИҢЛИМ

Әнкәй, сине мин язларга тиңлим,
Яз кояшы кебек карашың.
Күңел кырым шау чәчәктә чакта
Салкыннардан саклап барасың.

Әнкәй, сине мин җәйләргә тиңлим,
Бу яктылык синдә җәйләрдән.
Сандугачлар җырын ойрәттең дә,
Гел нур гына тирә-әйләнәм.

Әнкәй, сине мин көзләргә тиңлим,
Көзләрдән дә мул син киңәшкә.
Һәрбер сүзең алма кебек бөтен,
Җаннарыма шифа кирәксә.

Әнкәй, сине мин кышларга тиңлим,
Юлларыма аклык теләдең.
…Кыштай озын очрашулар көтеп,
Төн кичкәнсең, ә мин белмәдем.

Елларымның дүрт фасылы сыйган
Тормыш сыман күңел, иң киңе.
Туган җирне, әнкәй, сиңа тиңлим,
Туган җиргә тиңлим мин сине!

АВТОР: ФИРҮЗӘ ҖАМАЛЕТДИНОВА

1+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *