1998 елдан башлап, ноябрь аеның соңгы якшәмбесе илебездә «Əни Көне» дип билгеләнә!

ТАТАРЛАР • ТАЛАНТЛАР • ТУГАННАР

Үзе дөньяга китергән сабыйлары алдындагы җаваплылыгын аңлап, аларны ышыклап, табигый бурычын үтәп яшәгән һәр Əни бүген генә түгел, ел әйләнә сәламәт, бәхетле, газизләре өчен, киләчәге өчен тыныч булсын иде!

Əниләр балаларын, балалар әниләрен кадерләп, бер-берсенең җылысын тоеп, бер-берсенә иңнәрен куеп ышанычта, якты өметләрдә, изгелекләрдә яшәсеннәр иде.

Балаларыгызга багышлаган вакытыгыз, көчегез, игьтибарыгыз үзегезгә аларның ихтирамы, мәрхәмәте, игелеге булып кайтсын, хөрмәтле АНАЛАР!

Бәйрәм белән!
Əни Көне белән!

Татар авыллары — Татарские деревни

ӘНИЛӘР КӨНЕ !!!
Бу дөньяда иң матур көн , иң матур бәйрәм ! Дөньяда иң матур суз , иң ягымлы сүз — ӘНИ !
Назлы , йомшак куллар — бары әниләрдә генә !
Олы , тугры йөрәк — бары әниләрдә генә !
Көчле ярату — бары әниләрдә генә !
Безнең өчен җан атып , балам дип утка — суга керергә әзер затлар — әниләребез !
Әниләребезне бәйрәмдә генә түгел , гел дә истән чыгармыйк . Әниләребез исән булсыннар , сау булсыннар , балалар куанычын күреп яшәсеннәр . Әниләрнең бәхете — балаларының бәхетендә , куанычында . Бу сүзләрем , теләкләрем барлык әниләргә . Кемнәрнең әниләре бу фани дөньядан киткәннәр , аларга сүзләрем дога булып ирешсен , яраббым .
Әниләребезне кадерлик , яратыйк .Гомер мәңгелек түгел . Әниләрнең фатихаларын алырга барыбызга да насыйп булсын !

ТАТАРЛАР • ТАЛАНТЛАР • ТУГАННАР

Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен,
Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен,
Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен,
Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә
Әни, димәк!!!!

Роберт Миңнуллин.

 

Мударис ГазетдиновМударис Газетдинов

Бүген җир йөзендә иң матур бәйрәмнәрнең берсе-әниләр көне!Бала тәрбияләгән,инде үстереп,мөстәкыйль тормыш юлына чыгарган әниләрдән дә бәхетлесе юктыр бу дөньяда.Үчтеки-үчтеки иттереп бала сөйгән чаклары,аларның күңеленнән китмәскә дип уелып кала.Инде буй җитсәк тә,балам,дип өзелеп эндәшәләр,зарыгып көтеп алалар.Ничә яшьтә булсак та,без әниләргә һаман да бала шул.Аларның дога-теләкләре безнең тормыш юлыбызда юлдаш булып тора.Урыныгыз һәрчак түрдә булсын,сөекле әниләребез!Кадерле,газиз кешеләребез булып,әле озак еллар безнең янәшәдә яшәргә язсын сезгә!Сезнең өмет-хыялларыгызны акларга язса иде!

ҖЫРЛЫ АУЛАК ӨЙ| Казань | Татарстан | Челны | Уфа

Әниләр бәйрәме.
Салкын көздә табигатькә
Яз китерә бу бәйрәм.
Саран кояш нурларында
Наз китерә бу бәйрәм.
Йөзләргә елмаю сибә,
Нур өләшә күңелгә,
Өйләргә сыймый, дөньяга
Җыр – моң булып түгелә.
Әниләр бәйрәме бүген –
Бәйрәмнәрнең олысы.
Һәр туган яңа таң өчен
Без әнигә бурычлы.
Тәбрик итик әниләрне,
Юллыйк ихлас теләкне.
Гомер язын бүләк иткән
Ана – тормыш терәге.

 

3+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *