Казан студиясе Ренат Ибраһимов җырына «пластилин» клип тәкъдим итте

Татар-информ — Татарстан һәм татарлар

Казанның FILMFLY анимация студиясе аны бер ел дәвамында төшергән.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). 20 ноябрьдә интернетта Ренат Ибраһимовның «Домой» җырына төшерелгән анимацион фильмның премьерасы булды. Кыска метражлы мультфильм дүрт минут ярым дәвам итә һәм алты меңнән артык кадрдан тора. Казанның FILMFLY анимация студиясе аны бер ел дәвамында төшергән.

Студия җитәкчесе Данил Фәйзрахманов сүзләренчә, премьераның вакыты очраклы рәвештә генә сайланмаган. 20 ноябрь – танылган җырчы Ренат Ибраһимовның туган көне, ул быел 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Клип аның заказы буенча төшерелде.

«Бу эш шундый мавыктыргыч булып чыкты ки, без бер клипта гына тукталып калмадык һәм ким дигәндә 1 сәгать 20 минут дәвам итәчәк «пластилин» мюзикл төшерергә ниятлибез», — дип искәртте Ренат Ибраһимов.

 

 

 

1+

“Әкият” курчак театры туган телен белмәгән Акбай турында әкият куйды

Татар-информ — Татарстан һәм татарлар

23 ноябрь 2017, 18:17 , Фото: Михаил Захаров, vk.com/elmirnizamov, Рүзәл Мөхәммәтшин.

“Әкият” курчак театры туган телен белмәгән Акбай турында әкият куйды

24, 25, 29 ноябрьдә нәни тамашачыларга “Өрә белмәгән көчек” спектакле тәкъдим ителә.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында 24, 25, 29 ноябрь көннәрендә “Өрә белмәгән көчек” әкиятенең премьерасы була. Бүген “Әкият” курчак театрында премьера алдыннан спектакль журналистлар өчен махсус күрсәтелде.

“Өрә белмәгән көчек” әкиятен карарга «Әкият» курчак театрының директоры Роза Яппарова, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, язучы Ркаил Зәйдулла, театр белгече Нияз Игъламов һ.б. килгән иде.

Әкият-спектакльнең авторы — яшь драматург, шагыйрь Рүзәл Mөхәммәтшин. Әсәрне сәхнәгә Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров куйган, рәссамы — Сергей Рябинин. “Өрә белмәгән көчек” гыйбрәтле әкияткә музыканы композитор Эльмир Низамов язган, пластиканы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова эшләгән.

      Композитор Эльмир НизамовПресс-показ спектакля "Щенок, не умеющий лаять" в казанском кукольном театре

Режиссер Илдус Зиннуров.

“Безнең театр һәрвакыт кызыклы шәхесләрне җәлеп итәргә тырыша, — диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров . – Рүзәл Мөхәммәтшинның иҗатына игътибар итәргә булдык. Аның белән якыннан танышу өчен, театрга чакырдык, аралаштык, спектакльләребезне күрсәттек. Башыннан сыйпадык, үзебезгә караттык. Ул безгә Тукай әсәрләреннән пьеса язып китерде. Шәхсән мин аны автор пьесасы дип әйтәм, әлбәттә аңа — төзәтергә, безгә яраклаштырырга туры килде. Рүзәл — талантлы, үзенчәлекле шәхес. Мин һәрвакыт талантлы шәхесләр белән эшләргә яратам. Заманында шагыйрь Зөлфәтне үзем өчен ачкан идем. Бездә аның әсәрләре куелды. Театрда яшь композиторларга да өстенлек күрсәтәбез. “Өрә белмәгән көчек”кә музыканы композитор Эльмир Низамов язды. Ул аның балалар спектакле өчен язылган беренче әсәре булды. Безнең максат — курчак театрына килгән һәр бала үзенә тема алып китәргә тиеш. Яшь иҗатчылар моны белеп эш итте. Гади, бүгенге заман таләбенә туры килгән, бүгенге көн яңгырашындагы җырлар язылды”.

Пресс-показ спектакля "Щенок, не умеющий лаять" в казанском кукольном театре    Әкият-спектакльнең сценарий авторы Рүзәл Мөхәммәтшин.

Әкиятнең эчтәлегенә килгәндә, йорт хуҗасының улы табып кайткан кечкенә көчек өрә белми. Кәҗә бәтие, Сарык бәрәне бу күренешкә аптырасалар да, Акбай белән дуслашалар. Ишегалдында уйнап-көлеп яши бирәләр. Ләкин караңгы төндә ишегалдына Бүре килеп керә дә, Кәҗә бәтиен урманга алып китә. Акбай туган телен белми, өреп, Галине ярдәмгә чакыра алмый… Шушы кечкенә кимчелек аркасында дуслар Кәҗә бәтиеннән аерыла… Әкият ахырында дуслык җиңеп чыга, әлбәттә.

Режиссер билгеләп узганча, яхшы пьесалар да бер генә тема була алмый. Әлеге әсәрдә ачарга теләгән бер тема – туган телен белмәгәннәр зур бәлагә юлыгырга мөмкин,ә икенчесе — һәр чакта да яныңда ышанычлы дусларың булырга тиеш. Сәхнәдә ике тема да аралашып бара. Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән «Өрә белмәгән көчек» спектакле туган телгә мәхәббәт, дуслык, тугрылык, батырлык кебек асыл төшенчәләр турында сөйли.
Пресс-показ спектакля "Щенок, не умеющий лаять" в казанском кукольном театре24, 25, 29 ноябрьдә әкият-спектакльне нәни тамашачылар да карый алачак. Премьерага автор Рүзәл Мөхәммәтшин улы Идел белән килергә җыенуын белдерде. “Өрә белмәгән көчек” – курчак театры өчен язылган беренче әсәрем, — ди “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Рүзәл Мөхәммәтшин. – Гомумән балалар театры өчен кайчан да булса пьеса язармын, дип уйлаганым да булмады. Мин әсәр язып театрга бармадым, киресенчә, театр үзе миңа мөрәҗәгать итте. Шунысы да игътибарга лаек, алар миңа тема буенча бернинди шарт та куймады.Тукай әсәрләре буенча эшләп булмасмы, дигән теләк кенә белдерделәр. Тукайның әкиятләре сәхнәләштерелеп беткән, шулай булгач мин аның мәсәлләрен өйрәнә башладым. Шул мәсәлләрдән кызыклы спектакль эшләп булыр шикелле тоелды.Үземне борчыган мәсьәләләрне кертеп, пьеса язарга тотындым. Үземнең кечкенә улым булмаса, балалар аудиториясе өчен яза да алмаган булыр идем. Бу — катлаулы хезмәт. Өрә белмәгән көчек аркасында күңелсезлекләр килеп чыгуын балалар рухында бәян итеп күрсәтергә тырыштым. Кызганыч ки, милләтебез, телебез өчен авыр мизгелдә бу әсәр сәхнәгә күтәрелде. Мин һич кенә дә шулай булсын, дип юрамаган идем югыйсә. Әлбәттә, тел мәсьәләсе һәрвакыт кискен торды. Татар зыялыларын 1991 дән башлап борчып килде. Билгеле, татар кешесе, татар язучысы буларак, тел мәсьәләсе мине дә борчый, нәтиҗәсе дә билгесез бер вакытта “Өрә белмәгән көчек” сәхнәгә куелды”.

   Пресс-показ спектакля "Щенок, не умеющий лаять" в казанском кукольном театре  Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең “Театрлар — балаларга” федераль программасы кысаларында чыгарылган. 

 

 

1+

МЫ,САМИ РОДИТЕЛИ, ВИНОВАТЫ, ЧТО НАШИ ДЕТИ НЕ ЗНАЮТ НАШ РОДНОЙ ЯЗЫК!!!

Татар-информ — Татарстан һәм татарлар

Раил Садриев — Буа татар дәүләт драма театрының алыштыргысыз лидеры, сәнгать җитәкчесе һәм артисты.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар баласы өчен милли герой үз баласы белән өендә татар телендә сөйләшкән атасы белән анасы дигән фикердә Буа татар дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе Раил Садриев.

«Безнең татар кешесе үзе юьнләп русча белмәсә дә, баласы белән русча сөйләшкән була. Русча сөйләшкәч, баласы зуррак дәрәҗәгә ирешер дип уйлый. Ә бит аның баласы болай да русча сөйләшергә өйрәнәчәк. Шуңа күрә безнең милли герой татарча сөйләшкән ата белән ана булырга тиеш! Бүтән герой юк! – ди Раил Садриев. — Мәрхүм Илфак Шиһаповның Илсөя Бәрдретдинова җырлый торган бер җыры бар иде – “Без бит бөек, диеп күкрәк кага-кага, атлый татар тарих зиратына таба». Менә без шул хәлдә», — дип тәмамлады Раил ялкынлы чыгышын.

Мәгълүмат өчен. Быел Буа татар дәүләт драма театры үзенең 100 еллыгын бәйрәм итә. Театрның дәүләт театры буларак эшли башлавына 10 ел. Раил Садриев — Буа татар дәүләт драма театрының алыштыргысыз лидеры, сәнгать җитәкчесе һәм артисты. “Татар-информ” журналистлары Буа театрында коллективның көндәлек тормышы белән танышты. Бу хакта тулырак язма – “Интертат” электрон газетасына урнаштырылачак.

1+

ХӘЕРЛЕ КӨН! 5 РАБИГ ӘЛ- ӘҮВӘЛ ҺИҖРИ 1439 ИЗГЕ ҖОМГА КӨНЕ!

Эски-Кермен.

ХӘЕРЛЕ   ҖОМГА  КӨНЕ  БЕЛӘН, КАЗАНЫМ!

ҖЫРЛЫ АУЛАК ӨЙ| Казань | Татарстан | Челны | Уфа

FaceНайля Аюпова-Резяпова

Рух иманым ташламасын.
*****
Изге көн, изге теләкләр
Кабул булсын-Инша-Аллаһ !
Балаларыма теләгем-
Сау сәламәт булсын балам.

Рух-иманым ташламасын,
Ташламасын уй өммәтем.
Үз-үземнән, үз сүземнән
Килеп торыр үз хөрмәтем.

Аңлы җанлы җирдә кеше,
Дөрес булсын кылган эше.
Җан киеме гәүдә булса
Изгелеккә җитсен көче.

Кеше күзе аша бага
Дөньялыкның хакыйкәте.
Кешелекне күркәм итсен
Пәйгамбәрләрнең өммәте.
Амин !

1+

ДОБРЫЙ ДЕНЬ! 24 НОЯБРЯ ПЯТНИЦА!

Крым Нежный 🐬

Осенние горы над Ялтой, Крым!

Кордея ВайнКордея Вайн  Десерт со взбитыми пенками!    Ирина МайбородинаИрина Майбородина Небеса обетованные. Я люблю тебя, Ялта! 

Интересная Казань

Хорошей пятницы, друзья!

Әлфия Хәйретдинова

 

1+