22 ноябрь — Уллар-ир балалар Көне! Һәрбер улга бәхет-тәүфыйк, һәр ата-анага балалар шатлыгы, балалар мәрхәмәте!

ТАТАРЛАР • ТАЛАНТЛАР • ТУГАННАР

 

FaceФрида Машковская

Уллы аналар бәхетле,унлы ана
унлата..

Уллы булган аналарны Ходай үзе ярата.

Уллар Ватанны саклый,аналарны яклый

Гаилә туйдыручы,ятимнәрне дә какмый.

Уллы аналар бәхетле,бәхетлеләр унлата

Ул үстергән аналарны ,Ходаем үзе ярата.

Машковская (Исламова)Фрида

18.08.2017 ел

 

ҖЫРЛЫ АУЛАК ӨЙ| Казань | Татарстан | Челны | Уфа

*****Улыма*****
Күктән иңгән хисләр,канатларын,
Тоттырдылар минем кулыма…
Бүген ходай яңа сулыш биргән,
Минем газиз нәни улыма…

Ак дөньяга килгән,якты хисләр,
Юлдаш булсын гомер юлына…
Әй син язмыш,чиксез сынауларны,
Бирә күрмә минем улыма…

Игелеге белән үссен балам,
Җил тимәсен бәхет кылына…
Бик күп киртәләрне җиңәр өчен,
Сабырлыклар бирсен улыма…

Язмышымның бәхет иртәсендә,
Шул йомгакны алам кулыма…
Җан җылысын тоеп яшәсен дип,
Ак бәхетләр телим улыма…
(Азат Хакимзянов)

  Инзиля Галиуллина

Уллар көне икэн буген,
Уң булсын уйларыгыз!
Сабыйларым, бәхетләргә
Илтсенче юлларыгыз.
Улларыма изге теләк
Телим алсу таңнарда,
Догаларым йөртсен саклап, 
Кайда гына булса да.
Ходаема ялварамын-
Ярдәмеңнән калдырма,
Улларымны бу тормышта
Юлларыннан яздырма.
Яхшы булсын уй нияте,
Игелек тулы җаны,
Тормышларга ашсын иде
Баламның хыяллары.
Уллары булган әниләр
Сөенеп яшәсеннәр.
Әниләре беркайчан да
Күз яше түкмәсеннәр.
Уллымы без,кызлымы без,
Яшик бәхетләр тоеп,
Балалар өчен сөенеп,
Изге догалар кылып..
Инзиля 22. 11.2017.

 

«монлы язмыш»Халидә Асхадуллина   ☀Мин-әни! Мама!☀ ТАТАРСТАН | КАЗАНЬ | ЧЕЛНЫ |Уфа

Улларыбызны кочаклап, бәйрәм белән котлыйк.ничә яшьтә булуга карамастан, алар бит безнең газизләребез,»нәниләребез».

Улларыбыз бәйрәме бит,
Котламый булдыралмыйм!
Йөрәктә булган назларны,
Язып та бетералмыйм!

Озын гомерле булсыннар,
Сагышлар урап узсын!
Һәрбер аткан яңа көннәр,
Бары шатлыкка тулсын!

Бәхетләре булсын юлдаш,
Гомер буена….мәңге..
Тормыш юлында якласын,
Барчасын үзе-Тәңре!

Халидә Асхадуллина

Балаларым, газиз улларым,
Тик сез диеп тибә йөрәгем!
Яшәү көче бирә тормышта,
Тоеп белү сезгә кирәгем!

Сезнең өчен әзер барсына,
Давылларга каршы торалам!
Саулыклардан аермачы тик,
Ташламачы, зинһар,бер Аллам!

Балаларым үссен бәхетле,
Балкып торсын нурлы йөзләре.
Җан рәхәте бирә аларның,
Әнием дигән назлы сүзләре.

Очрамасын иде киртәләр,
Язмышларның борма юлында!
Җил-яңгырдан саклап торырмын,
Хәммәгезне гомер буена!!!

Халидә Асхадуллина

✿Яңа җырлар һәм котлаулар✿ТАТАРСТАН|КАЗАНЬ|ЧЕЛНЫ

Улым минем, улыкаем минем
Сөюемнең татлы җимеше !,
Син иңемдә очар канатларым
Бар байлыгым, алтын-көмешем.

Син булганга яшим нурлар чәчеп ,
Син бит минем күңел кояшым! 
Фәрештәләр сине саклап йөртсен, 
Ак бәхеттән торсын юлларың!

(Рүзилә Гатауллина)

10+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *