СЕГОДНЯ МЕЖДУНАРОДНЫЙ ДЕНЬ РЕБЁНКА! Бүген Халыкара бала көне билгеләп үтелә!

КАЗАНЬ,ТАТАРСКИЕ ИМЕНА ЯЗЫК ,ТАТАРСТАН ,ТАТАРЫ,

Альмира Гиниятуллина

20 НОЯБРЯ — ВСЕМИРНЫЙ ДЕНЬ РЕБЁНКА
~*~…..~*~…..~*~…..~*~ ~*~…..~*~…..~*~…..~*~
Много праздников на свете, всех не сосчитать!
Любят взрослые и дети вместе их встречать!
Но сегодня день ребёнка празднует весь мир,
От Парижа до Гонконга весть летит в эфир:
Поздравляем! Любим! Верим! Мир Вам сохраним!
Подрастайте! Улыбайтесь! Мы Вас защитим!

Казан Утлары  ЯҢАЛЫКЛАР 20.11.2017   rebenok

Һәр елны 20 нче ноябрьдә Халыкара бала көне (Universal Children’s Day) билгеләп үтелә, дип яза Calend.ru — Истәлекле көннәр календаре.

1954 елда Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль ассамблеясе әлеге истәлекле көнне “дөньяда туганлык һәм балаларның үзара аңлашып яшәвенә, бөтен Җир шарында балаларның имин тормышын тәэмин итүгә юнәлтелгән эшчәнлек көне” буларак билгеләп үтүне гадәткә кертергә тәкъдим иткән.

БМО Халыкара бала көнен билгеләп үтү милләтләр арасында бердәмлекне һәм үзара хезмәттәшлекне ныгытыр, дигән уйдан чыгып эш итә.

20 ноябрь 1959 елда Ассамблея тарафыннан — Бала хокуклары декларациясе, ә 1989 елда Бала хокуклары турында Конвенция кабул ителү белән дә истәлекле.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара балаларны яклау көне һәр елны 1 нче июньдә билгеләп үтелә, дип хәбәр итә Calend.ru Истәлекле көннәр календаре.

 

Мин бит Татар Баласы!Мин бит Татар Баласы!

Данир Сабировның кызы – “Лучше всех”! (ВИДЕО)

КАЗАНЬ. ГИБКАЯ  ТАНЦОВЩИЦА  МАРЬЯМ САБИРОВА. «ЛУЧШЕ ВСЕХ»(2017)

Лучше всех

Марьям Сабирова, 7 лет, Казань. Первоклассная художественная гимнастка из первого класса, танцующая спортсменка и спортивная танцовщица. Самая гибкая жительница Казани!

Это детское телевизионное шоу талантов, куда приглашаются юные участники от 3 до 12 лет. Если ваш ребенок проявляет экстраординарные способности в творчестве, спорте или науке, если он лучше всех поет, танцует, показывает фокусы или чеканит мяч, и кроме того, не боится сцены и не лезет за словом в карман, значит, вам сюда!

«Беренче канал»дан бара торган «Лучше всех» тапшыруында танылган шоумен Данир Сабировның кызы Мәрьям узган тапшыруда үзенең талантын күрсәтеп кайтты.

Сылка :http://sabantuytatar.ru/йолдыз-һәм-йолдызчыклар/10836/

Мәрьям 3,5 яшеннән нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Бүген аңа 7 яшь. Әлеге тапшыруга ничек килеп эләгүләре турында Данирның үзеннән сораштык.

– Әнисенең кызыбызны күптәннән әлеге тапшыруда катнаштырырга теләге бар иде. Мәрьям да Максимны бик ярата. “Лучше всех”ны караган саен, “Минем дә чыгыш ясыйсым килә”,– дип әйтә иде. Көннәрдән беркөнне кызыбызның чыгышы белән видеоны тапшыруга җибәрдек. Күп тә үтмәде: “Кастингка килегез”, – дип төгәл көнен әйтеп, СМС килде. Без инде ул бөтен юл чыгымнарын үзебез каплап, кастинг үтеп кайттык. “Нәтиҗәләре ике атна эчендә билгеле була. Хәбәр итәрбез”, – диделәр. Мәскәүдән кайтып ике көн үтү белән “Котлыйбыз! Сезне тапшыруда төшәргә чакырабыз”, – дип шалтыраттылар. Бу юлы бөтен юл чыгымнарын, кунакханәдә яшәүләрне “Беренче канал” каплады.

– Мәрьямның тапшыруда күрсәткән чыгышын махсус әзерләдегезме?

– Бу номер белән Казанда узган дөнья кубогы чемпионатында чыгыш ясаган иде. “Беренче канал” бию башындагы декорацияләрне һәм баһадир егетләрне генә тәкъдим итте.

– Максим белән татарча исәнләшү алдан уйланылган әйбер идеме? ( Данир: «Әссәләмәгаләйкүм, хәерле кич, иптәш Максим Александрович”, – диде)

– Башыма ничек килде, шулай исәнләштем инде. Татар артисты булгач, татарча исәнләшермен инде дип уйлап куйган идем анысы.

– Максим ошадымы? Аның белән тапшырудан соң аралашырга мөмкинлек булдымы?

– Әйе, тапшырудан соң бергәләп фотога төштек. “Кызыгыз бик талантлы, алга таба да шулай дәвам итсен”, – дип яхшы теләкләр теләде. Максим минем кумир. Концертларымны эшли башларга да аның иҗаты этәрде. Аның акылына, психологияне яхшы белүенә сокланам. Һәрбер балага “подход” таба белә. Күптән инде аның белән күзгә-күз карап сөйләшәсем килә иде. Аллаһы Тәгалә кызым аша хыялымны тормышка ашырды.

Нәзилә Җәләлиева

Мәрьямнең чыгышы – 35 нче минутта

0
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *