ХӘЕРЛЕ ИРТӘ! 22 СӘФӘР ҺИҖРИ 1439 ШИМБӘ!

МИНЕМ  ЯРАТКАН  А Л У Ш Т А М!!!

Халиса Гараева

*Ак кышларга күп калмады…
Хәерле иртә дусларыма,
Кердек Көзнең кочагына!
Зәңгәр күктә күксел болыт,
Сары яфрак оча гына…
Шәрәләнде агачлар да ,
Соңгы гөлләр шиңде инде…
Табигатькә әллә нинди ,
Бер моңсулык сарып иңде.
Китәсе кошлар киттеләр ,
Әйләнмиләр авыл өстен…
Ишетелми иңрәү тавышы ,
Ниндидер ямансу төсмер…
Кара болыт арасыннан ,
Якты кояш чыгып ала…
Безнең белән саубуллашып,
Көзме шулай китеп бара ?
Ак кышларга күп калмады ,
Көзге салкын яфрак ялмый…
Аклыкка таба омтылып ,
Гомерләр дә үтеп бара..                

 

1+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *