10 ноябрь 2017, 20:03
Бүген Татарстан Язучылар берлегендә проза буенча утырыш узды.
Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Язучы Камил Кәримов язучыларның архаик сүзләр белән мавыгуын татар укучысының татар әдәбиятыннан гайрәтен чигәргән бер сәбәп итеп саный. “Без суверенитет шаукымы белән шулкадәр мавыктык, архаик сүзләр керттек, — диде ул бүген Бүген Татарстан Язучылар берлегендә оештырылган Проза буенча Түгәрәк өстәл утырышында. — Мин — татар мәктәбендә укыган бала да дәрелфөнүн, мәхкәмә, тәхәллүс кебек сүзләрне белмим. Без артык мавыгып, агуладык татар телен, укучының гайрәтен чигердек”.
Камил Кәримов үзенең рәхәтләнеп Әхсән Баянны укып чыгуын искә алды: “Рәхәтләнеп аңлаешлы телдә язган. Безнең, нишләптер, артык татарлашасыбыз килде”, — ди ул.
Искәртеп үтәбез, бүген Татарстан Язучылар берлегендә проза буенча утырыш узды. Анда татар әдәбиятына күзәтү ясап, әдәбият галимнәре Дания Заһидуллина, Гөлфия Гайнуллиналар чыгыш ясады.
Поделиться