Бүген иртән татар телендәге төркемнәрдән җыеп , Рушания ханымның бу шигырьләрен сезгә тәкъдим иткәч, аның иҗады белән якынрак танышу нияте белән, шигырьләрен укый башлагач, ярты көнемнең үткәнен сизми дә калганмын! Шулай озак шигърият тотткыныннан чыга алмыйча утырдым! Үкенмим! Рәхмәт сиңа, Рушания!
Безнең бу сайтның, яңа фикерләр туса, аларны өстәп язып була алу мөмкинлеге куандыра мине.
Рушания Ахмадуллина.
АЛЫГЫЗ!.
Йөрәгемнең бар җылысын бирәм,
Алыгыз Сез, бер дә тартынмый!
Күңелегезнең каткан кыллары да
Бер язылыр, калмас тартылмый!
Яшәү көче беткәннәргә- чаткы
Бирәмен мин, янган учактан!
Учым белән ярагызны бәйлим,
Яраланган үткен пычактан!
Алыгызчы, шушы җылы сүзләр
Җылытсыннар Сезнең күңелне!
Вакыт үткәч сөенерсез әле
Сез чынлап та ялгыз түгелне!
Минем ярдәмемне кабул итеп
Алыгызчы, зинһар алыгыз!
Көч туплагач, тагын бу тормышта
Көрәшә-көрәшә алга барыгыз!
Ә нишлисең, бу бит- дөнья йорты,
Авырлык та килә, шатлык та!
Агуын да, даруын да эчерә,
Сорамыйча, берүк вакытта!