Үткән дәвер, күптән үткән инде
Балачакның изге дәвере.
Шул дәверне эзлим төшләремдә
Калды микән җирдә кабере ?
Иске дәвер, балачак хәтердә,
Гөрләп тора иде урамнар.
Бәйрәм, дисәң, менә бәйрәм иде !
Уйный иде көзге бураннар.
Истә әле, җуеп булмый аны-
Яшьлегемнең аяз көннәрен.
Бәйрәм, дисәң, менә бәйрәм иде !
Төшкә керә бүген » Кемнәрем «.
Бүген бәйрәм, кемнәр өчен икән ?
Ата-бабам рухы терелгән.
Мәшһүр эзләр калсын, дип, тарихта
Күк гөмбәздә болыт үрелгән.
Алга карыйм, туктап артка карыйм,
Арасында бармы яктылык ?….
Күпме карасам да бер хәл инде-
Арттагысы күренә ак булып.