ЧУВАШСТАН ТАТАРЛАРЫ, РӘХМӘТ СЕЗГӘ!

Татар-информ — Татарстан һәм татарлар

 

Татар дөньясы. 6 ноябрь 2017, 08:45 
Чувашстан татарлары Татарстан Конституциясе көненә видеоролик эшләгән.

Видеоны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы укучыларына да тәкъдим итә.
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Чувашстан Республикасында яшәүче татарлар Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан «Youtube» каналында Чувашстанда яшәүче кардәшләрегез — татарлар!» дип исемләнгән видеоролик эшләгән. 4 минуттан артык барган роликта Чувашстанда яши торган танылган милләттәшләребезне дә, гап-гади татарларны да күрергә мөмкин. Ролик татарларның бердәм булуын, тынычлык сөюче икәнен һәм үз гореф-гадәтләре, йолаларына тугры булуын күрсәтүгә юнәлдерелгән. «Без татарлар — гүзәл халык!» дип башланган әлеге видео интернет челтәрендә 100 дән артык карау җыярга өлгергән. Видеоны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы укучыларына да тәкъдим итә.

0
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *