БӘЙРӘМ КОТЛЫ БУЛСЫН!
БЕРГӘ БУЛЫЙК!
*****
Бергә булыйк, бердәм булыйк !
Тау чаклы тау да бердәм.
Яшәү өчен көч-гайрәтле
Көч-тылсымы-тик сердән.
Бергә булыйк, бердәм булыйк
Елга, дарьялар бердәм.
Кушыла алар диңгезгә
Бергәлектә зур сер, гәмь.
Бергә булыйк, бердәм булыйк !
Бердәм эштән эш чыгар.
Йолпыч кырып җыйган оннан
Җыелган бер уч чомар.
Тормыш-бакча, гомер -чәчәк,
Саклыйк тормыш бакчасын !
Бер таштан таулар җыела,
Нәфес мүге басмасын.
Чал тарихның йөзен саклап,
Ата-бабай рухын хаклап
Бердәм яшик, бердәм булып
Хак дөньяны хаклап, аклап !
0