ХӘЕРЛЕ КӨН! 8 СӘХӘР ҺИҖРИ 1439 ШИМБӘ! ЯЛ КӨННӘРЕГЕЗ МАТУР ҮТСЕН!

КЫРЫМ  КӨЗЕНЕҢ  Х З У Р Л Ы Г Ы  ДЕМИРДЖИДА!!!

 «монлы язмыш»Халидә Асхадуллина

Хәерле иртә, дусларым,
Шимбә дә килеп җиткән.
Сау-сәламәт,матур тормыш,
Телимен сезгә иртән!

Кемнәрдер эшкә җыена,
Кемдер ял итә бүген…
Бернинди сагыш басмасын,
Күңелегезнең түрен!

Шат күңелле , бәхет белән,
Яшәргә насыйп булсын!
Йөрәкләргә шатлык белән,
Иман нурлары кунсын!

Йөргән юлларыгыз булсын,
Хәүф-хәтәрсез генә!
Насыйп булсын каршыларга,
Бик күп таңнарны бергә!!!

Халидә Асхадуллина

 

1+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *