“Татар кызы” таҗына кем ия булыр? Кто станет обладательницей короны «Татар кызы-2017»?

2017 елның 24 октябрендә “Башкортстан” дәүләт концертлар залында Халыкара “Татар кызы” бәйгесенең финалы узачак.

24 октября 2017 года в Уфе в ГКЗ «Башкортостан» состоится финал Муждународного конкурса «Татар кызы-2017».

“Татар кызы” таҗына кем ия булыр?

Финалга чыгучы кызлар исемлеге:

Әлфия Садыйкова, Әстерхан өлкәсе;

Регина Равилова, Башкортостан Республикасы;

Адэль Сеит-Аблаева, Кърым Республикасы

Гөлназ Сәлтәшева Ленинград өлкәсе;

Диана Аверина, Мәскәү шәһәре;

Динара Искәндәрова, Оренбург өлкәсе;

Назлыгөл Насыйрова, Удмуртия Республикасы;

Диана Бакирова, Свердловск өлкәсе;

Гөлназ Гатина, Татарстан Республикасы;

Алсу Хәлимдарова, Ульян өлкәсе;

Рузалина Туктарова, Челябинск өлкәсе;

Розалия Исхакова, Актүбә шәһәре, Казахстан.

Кызларга уңышлар телибез!

Финал проходит при содействии и поддержке Правительств Республики Башкортостан и Республики Татарстан, Министерств культуры РеспубликиБашкортостан и Республики Татарстан, Исполкома Всемирного конгресса татар, региональной татарской общественной культурно-просветительской организации “Берлек” и исполнительной дирекции Международного конкурса “Татар кызы”.

Целью конкурса является сохранение родного языка, сохранение и развитие обычаев, традиции, культуры через повышение интереса молодежи к историко-культурному наследию, обогащению жизненного опыта участниц конкурса новыми знаниями и навыками, формировании осознанного отношения к ценностям семьи, традиционного семейного уклада.

Отметим, что полуфинал конкурса проходил в Казани в сентябре 2017 г.

За корону “Татар кызы” будут бороться следующие представительницы:

Альфия Садыкова, Астраханская область;

Регина Равилова, Республика Башкортостан;

Адэль Сеит-Аблаева, Республика Крым;

Гульназ Сальтяшева, Ленинградская область;

Диана Аверина, г.Москва;

Динара Искандарова, Оренбургская область;

Назлыгуль Насирова, Республика Удмуртия;

Диана Бакирова, Свердловская область;

Гөлназ Гатина, Республика Татарстан;

Алсу Халимдарова, Ульяновская область;

Рузалина Туктарова, Челябинская область;

Розалия Исхакова, Казахстан (Актубе).

Халыкара бәйге кагыйдәләре буенча, бәйгенең финал этабы былтыргы җиңүченең туган төбәгендә уза. Былтыр Башкортстан вәкиле Эдельвейс Ихсанова җиңгән иде. Шуңа күрә быелгы бәйгене Уфа кабул итә.

Уфа

Финалда җиңгән татар кызына күчеп йөри торган таҗ һәм кыйммәтле бүләк биреләчәк.

Бәйгенең махсус кунагы — Татарстанның атказанган артисты, «Голос» телепроекты җиңүчесе Динә Гарипова булыр дип көтелә. Бәйрәмдә шулай ук татар сәнгать коллективлары чыгыш ясаячак. Тамашаның сценарий авторы — Ландыш Әбүдәрова.

Бәйгене тамаша кылырга килгән кунаклар арасында Алтай өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Санкт-Петербург шәһәре, Пенза өлкәсе, Төмән өлкәсе, Казахстаннан вәкилләр бар.

«Татар кызы» бәйгесе 2011 елдан үткәрелеп килә, беренче тапкыр ул Чиләбе өлкәсе татар конгрессы тарафыннан оештырылды. 2016 елда бәйге халыкара статус алды.

Бәйгенең төп максаты — халык мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, яшьләрнең игътибарын тарихи-мәдәни мираска җәлеп итү, катнашучыларның белемнәрен һәм тормыш тәҗрибәсен арттыру. Шулай ук конкурс милләтара мөнәсәбәтләрне, төбәкара элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән.

 

 

0
Поделиться

“Татар кызы” таҗына кем ия булыр? Кто станет обладательницей короны «Татар кызы-2017»?: 2 комментария

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *