Изге Җомга мөбәрәк булсын, дусларым !
Яңа таңым атты.
Туган көннәр үтте, менә тагын
Өр яңа көн саный минутын,
Өр яңа көн, яңа таңым атты
Күңел учагымда-чи утын.
Пыскып кына яна, ялкыны юк,
Коры чыра кирәк янарга,
Бик гөрләтеп яндырыйм да, димим,
Ялкынланып инде яна алмам.
Инша-Аллаһ !-димен яңа көнгә
Яңа көнем бүген кояшлы.
Һәүф-хәтәр читтән ишетелми,
Тәрәзләрем, никтер, күз яшьле.
Бисмилла әйтеп тәрәз тирен сөртәм
Бөреләнгән яран гөлләрем,
Онык шылтырата-«Нәнәй», диеп,
Ни хәл, диеп,нәнәй, хәлләрең ?
Наилә Әюпова