ХӨРМӘТЛЕ НАИЛӘ ХАНЫМ! КОТЛЫ БУЛСЫН ТУГАН КӨНЕГЕЗ!

СЕЗНЕҢ  ИҖАТЫГЫЗНЫ   ЯРАТУЧЫ  ДУСЛАРЫГЫЗНЫҢ  САФ  КҮҢЕЛДӘН  ЧЫККАН  ИЗГЕ  ТЕЛӘКЛӘРЕНӘ, РӘХМӘТЛӘРЕНӘ  БЕЗ ДӘ  КУШЫЛАБЫЗ!!!   КИЛӘЧӘКТӘ  ДӘ  БИК  КҮП  ЕЛЛАР  ИЛҺАМ  ЧИШМӘЛӘРЕГЕЗ  ТУЛЫ  БУЛЫП,  БЕЗНЕ ДӘ  КУАНДЫРЫП,  УРГЫП  АКСЫН!!! 

 

 

 Найля Аюпова-Резяпова

г. Мелеуз (Мелеузовский район), Россия

Туган көнем килеп җиткән.
*****
Туган көнем килеп җиткән,
Ел да килә торган көн.
Гомер үтә, дигән хәлгә
Кем күнеккән, әйтче, кем ?

Гомер нәрсә, гомер инде…
Үтелгәне — үтелгән !
Гомер йомгагы чорналып
Күпме кире сүтелгән…

Дөп-дөрес яшәгән чагы,
Дөрес булмаган чагы…
Нигә яшәдем ?- дия алмыйм,
Хата булмасын тагы !…

Үткәнемә кире кайтсам
Танырмын микән үзен ?
Күңелемдә сандугач бар,
Әйтә алмый торыр сүзен.

Гаҗәпләнер гомер түгел,
Гап-гади, юк бөеклек.
Син бергенәм !-дип сүз ташлый
Гомер иткән сөеклем.

Балаларым, оныкларым-
Мәхәббәт җимешләре !
Шул тормышым булган чакта
Кирәкме көмешләре ?

Күңел ямьләр дусларым бар,
Туганнар, якыннарым…
Шундый байлыгым булганда
Ни кирәк миңа тагын ?

Гомер санына сан өстәп
Тагын бер елым үткән.
Вакытның ахры башына
Йолдыз тезелгән күктә.

Алия Султан (Насибуллина )  Алия Султан (Насибуллина ) Наиля ханым ! Туган кӨнегез котлы булсын ! БӘхетле хатын -кыз язмышында гөрләп яшәгез !

Матур үтсен туган көн бәйрәме ,
Бераз сагышлы ул көзләрдә .
Сагышлата никтер безне көзләр ,
Дөрес түгел дип әйтсәләр дә..

Туган көн ул бары дата гына ,
Елларның бары саны гына .
Тормыш дәрте булсын күңелләрдә ,
Һич пошмыйк әле калганына ..

Рәхмәт әйтеп якты дөньясына ,
Яшик әле дускай сөенеп .
Балалар , туганнар рәхәтендә ,
Тормыш искиткеч ласа диеп ..

Каләмең дә язып кына торсын
Иҗат чишмәң агылсын шаулап .
Тазалыкта -саулыкта яши күр ,
Диям сине хөрмәтләп котлап !!!

Найля Аюпова-Резяпова

 

Зур рәхмәт, Алия. Бик матур шигырь юллары. Изге теләкләрегез әйләнеп кайтып үзегезне дә бәхетле итсеннәр.
Наилә Әюпова

Көянтә.
Килен көянтәмне хәтирлим дә…
Кайда салып, кайда калдырдым ?
Әй тиле чак! Булган инде, булган…
Көянтәмне кемнән алдырдым ?

Зәңгәр генә бизәк чәчкәләре
Бүген булса, һаман исемдә,
Килен чиләкләре…Ә алары
Яшел болын иде төсе дә.

Нечкә билләремне сыгылдырып
Чишмәләргә суга барганым…
Янымда син яшь кенә егетсең…
Сөйләмим дә инде калганын.

Сөйлим әле, нигә сөйләмим, ди ?
Туйлар гөрләп үтте ул көнне.
Яшьлегенең алтын бер кисәге
Сагындырмый икән соң кемне ?

Шау бизәкле генә көянтәмне
Иңнәремә салдың сак кына…
Тормыш авырлыгы уртак булды
Тормыш юлларыбыз ак кына..
Наилә Әюпова

Любаша Султан  Любаша Султан

Дорогая..милая..красивая..талантливая Найля !! От души поздравляю тебя С Днем рождения !! Спасибо за прекрасные стихи..за красоту твоей души..чистой и светлой..ведь только такие люди солнечные могут написать такие слова !! Спасибо тебе за твою красивую семью !! С удовольствием читаю..слушаю стихи..слова которые всегда во время и в точь !! ЖЕлаю счастья и конечно жду новых прекрасных красивых..мудрых стихов !!!  

ОНЫКЛАРЫМ   БИЗӘГЕ!!!

Поздравление от внуков.
*****
Ты зашьёшь дыру в кармане,
Испечёшь нам пирожки,
Дом весь на ноги поставишь
Чтоб найти свои очки.

Всё о жизни ты ведь знаешь,
Красят тебя твои года.
Из беды любой спасёшь ты,
Жизнь -быстротечная вода.

Ты живёшь тепло даря нам
Внуков любишь и детей.
Что захочешь, всё сумеешь,
Так подольше прожить сумей !

Добротой нас окружила,
От зла, недугов берегла.
Ты заботлива, сердечна
Ты нам, как всегда, нужна !

Твои внуки и внучки-
Альберт, Наташа, Руслан, Яна, Юля.

Оныклардан котлау.(русчадан тәрҗемә)
*****
Кесәләрдәге тишекне,
Элгечләрен киемнең
Тиз генә тегеп аласың
Күрсәтми теккән җөен.

Кабартмалар, кыстыбыйлар
Пешерәсең, син өлгер !
Кайчан килсәк ашың әзер
Син үзең дөньяда бер !

Башыңа элгән күзлекне
Эзлисең- Ду-китереп.
Озатасың дога укып
Күчтәнәчләрең төреп.

Бик акыллы гына итеп
Сөйлисең җайлап сүзне…
Шелтәле караш ташлыйсың
Тишердәй итеп күзне.

Кулың тиеп кенә китә
Терелтәсең чирләрдән.
Ашың тәмле, йортың пөхтә,
Тәрәздә нур челтәрдән.

Балаларыңа кирәксең,
Оныкларыңа терәк.
Теләсәң бит булдырасың-
Озак яшә ! Син кирәк !

Яманлыкка кермәгез, дип
Яхшылыкны тиңләгез…
Юлларны сайлый белегез,
Язмыш, диеп күнмәгез !…

Әби, нәнәй, картәни син,
Бер үзеңә өч исем.
Ял итеп ал, дия калсак,
Юк, мин арымыйм, дисең…
********
Бу оныкларым котлавы
Бер катышым юк минем.
Бары тик тәрҗемә куйдым-
Бүген бит Туган көнем !
Наилә Әюпова

Кадердә.
Кадердә -минутым,кадердә -сәгатем,
Яшисе гомерем,ак көнгә-өметем.
Кадердә-үткәнем,күңелдә-көткәнем,
Яшәлгән гомерем,ямендә үз түрем.

Эзем бар,басылган,йөк төяп ташылган.
Кадерле гомерем-тәм алам ашымнан.
Учагым көйрәгән,көйрәгән гомерем,
Көйрәгән гомернең өямен күмерен.

Язмыштан уза алмам,артыгын туза алмам.
Тузам,дип, үкенмим, язмышым,дип күнмим.
Җил ала сүземне,җил үзе түземле,
Җилләргә сөйлимен,каршылыйм көземне.

Кадердә минутым,кадердә сәгатем,
Йә,Раббым ! Үтенәм, китмәсен сәлатем.
Әдәбем күңелдә,күрәдер күгем дә,
Бирелгән шифаңнан тукланам бүген дә !
Рәхмәтул-лаһи вә бәрәкәтүһ !
Наилә Әюпова

Альфия Газизова(Салихова) Альфия Газизова(Салихова)

 Әдәбем күңелдә, күрәдер күгем дә,
Бирелгән шифаңнан тукланам бүген дә! —  
Сездәй шөкер итеп яши белүче һәм бөтен барлыгы белән бары тик изгелеккә-игелеккә омтылып, матурлыкны күрсәтеп кенә түгел, үзегез булдырып яшәгәннәр җир йөзендә булганда, аның киләчәгенә өмет сүнми! Амин! Туган көнегез белән, Найлә! 

 

Наилә апа!!!. Тагын бер яшькә өлкәнәйдем,гомер көзенә
якынлаштым диеп, бераз күңелегезгә моңсулык та йөгергәндер. Ә мин алай димәс
идем, чөнки сездән бөркелгән яктылык, җылылык, нәзәкатьлелек, мөләемлелек гомер
яшегезне күрсәтми. Сезнең белән якыннан таныш булмасам да, иҗатыгыз аша мин һәрвакыт
күзәтеп барам. Сез, ничектер алтын уртылыкны сайлап алып, бернинди югалтуларсыз барасыз. Бәлкем бу
сезнең көз аенда туган булуыгыз белән дә бәйледер,чөнки көз ае һәрнәрсәгә бай,
төсләр тулылыгы белән дә күзләрне камаштыра. Сезнең һәрчак төпле фикерле булып калуыгызда интернет
битләрен яктыртып тора. Гомер буе бер 
тигезлекне саклап килү дә сезнең тормышыгызны, иҗатыгызны бизи. Шуңа да Сез
балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып
торасыз.
Дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп,тормыш иптәшегез, балаларыгыз,туганнарыгыз
белән бергә-бергә күңелле итеп яшәргә язсын Сезгә! Тагын бер кат ТУГАН КӨНЕГЕЗ
БЕЛӘН!
Найля Аюпова-Резяпова Ландыш туганым ! Шул чаклы да матур котлау җибәргәнсез. Миңа бүген яңадан бер ел өстәлгән сыман булмады әле ул, мине бер ун елга яшәрттегез булса кирәк… Берсеннән-берсе матур котлаулар алып утырам, Аллага шөкер ! Яшь балалар(сезне балалар, дип атыйм инде) арасында шундый да акыллы фекер йөретүчеләр булуына бик шатланам. Мине мактаганнан гына түгел, гөмүмән, укып, тирән уйлап укып барам шигырьләрне. Арада бик матур итеп, заман керен кертми, яшәгән яшьләребез булуына шатланам. Рәхмәт, туганкаем ! Бәхетле булыгыз ! 
 
3+
Поделиться

ХӨРМӘТЛЕ НАИЛӘ ХАНЫМ! КОТЛЫ БУЛСЫН ТУГАН КӨНЕГЕЗ!: 1 комментарий

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *