ХӘЕРЛЕ ИРТӘ ! 19 МӨХӘРРӘМ ҺИҖРИ 1439 ПӘНҖЕШӘМБЕ!

КӨЗГЕ  КЫРЫМНЫҢ ХОЗУРЛЫГЫ!!!

Көзләремә рәхмәтлемен

Көзләремә рәхмәтлемен бүген,
Сары чәчәк бүләк иткәненә.
Сибәләгән яңгырлары белән,
Битләремнән килеп үпкәненә.

Көзләремә рәхмәтлемен бүген,
Алтын сары күлмәк кигәненә,
Елга,күлләр өшемәсен диеп,
Йока-йока бозлар җәигәненә.

Көзләремә рәхмәтлемен бүген,
Җир туганны дымга баетканга.
Кояшымны,һаваларның күген,
Көннән алып төнгә каертканга.

Рәхмәтлемен көзләремә бүген,
Мәхәббәтем алып килгәненә,
Яшьлек язларымда сөйгәнемне,
Көзләремдә миңа биргәненә…

И.Нуртдинов

Иртәңге аткан таныбыз,

Куаныч белән килсен.

Имин көннәр,шома юллар,

Барыбызга көч бирсен.
Фирая Габдуллина.

Бүген атнакич, яисә пәнҗешәмбе көн. Ошбу көнне әрвахларыбызның җаннары дога өмет итеп яшәгән йортларына, туганнары янына кайтырлар ди. Җомга намазының соңгы рәкагатен укып уң якка сәлам биргәндә кире китәрләр , кайсыларының җаннары моңаеп, догага мохтаҗ булып, ә кайберләренең җаннары бик күп дога, хәер-сәдакаларга төренеп елмаеп кайтырлар икән.
Шуңа күрә ошбу изге көннәребезне бушка түгел, ә изге гамәлләр башкарып, әрвахларга догалар кылып, фәкыйрь-ятимнәргә хәер-сәдакалар биреп үткәрсәк иде. Әмин

Поделиться

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *