ХӘЕРЛЕ ИРТӘ ! 19 МӨХӘРРӘМ ҺИҖРИ 1439 ПӘНҖЕШӘМБЕ!

КӨЗГЕ  КЫРЫМНЫҢ ХОЗУРЛЫГЫ!!!

Көзләремә рәхмәтлемен

Көзләремә рәхмәтлемен бүген,
Сары чәчәк бүләк иткәненә.
Сибәләгән яңгырлары белән,
Битләремнән килеп үпкәненә.

Көзләремә рәхмәтлемен бүген,
Алтын сары күлмәк кигәненә,
Елга,күлләр өшемәсен диеп,
Йока-йока бозлар җәигәненә.

Көзләремә рәхмәтлемен бүген,
Җир туганны дымга баетканга.
Кояшымны,һаваларның күген,
Көннән алып төнгә каертканга.

Рәхмәтлемен көзләремә бүген,
Мәхәббәтем алып килгәненә,
Яшьлек язларымда сөйгәнемне,
Көзләремдә миңа биргәненә…

И.Нуртдинов

Иртәңге аткан таныбыз,

Куаныч белән килсен.

Имин көннәр,шома юллар,

Барыбызга көч бирсен.
Фирая Габдуллина.

Бүген атнакич, яисә пәнҗешәмбе көн. Ошбу көнне әрвахларыбызның җаннары дога өмет итеп яшәгән йортларына, туганнары янына кайтырлар ди. Җомга намазының соңгы рәкагатен укып уң якка сәлам биргәндә кире китәрләр , кайсыларының җаннары моңаеп, догага мохтаҗ булып, ә кайберләренең җаннары бик күп дога, хәер-сәдакаларга төренеп елмаеп кайтырлар икән.
Шуңа күрә ошбу изге көннәребезне бушка түгел, ә изге гамәлләр башкарып, әрвахларга догалар кылып, фәкыйрь-ятимнәргә хәер-сәдакалар биреп үткәрсәк иде. Әмин

0

ДОБРЫЙ УТРО! 19 ОКТЯБРЯ ЧЕТВЕРГ !

Лучшее время года — октябрь, если погода ясная.

Джон Голсуорси

 

 

 

БҮГЕН  РАИЛӘ  МОРЗАГАЛИ КЫЗЫНЫҢ  ТУГАН  КӨНЕ!!! 

 

» СЕЗ  ИКӘҮ!  СЕЗ  ИКӘҮ-ПАР КИЛГӘН!»-дияләр!!!

МОНЫҢ  ХАК  БУЛУЫН  РАСЛАУЧЫ  АЛУШТАДА  ЯШӘҮЧЕ  ДУСЛАРЫГЫЗ: САНИЯ, ЛЕНАР, НУРИЯ, БИКТИМЕР, ШӘМСЕНУР, МӘГЪСҮМ, МАРС   АБЫЙ, ФӘЙРҮЗӘ  АПА, ХӘДИЧӘ, ЗӨФӘР, ХӘЛИМӘ. ХАМИДУЛЛА  АБЫЙ, НАИЛӘ АПА  ҺӘМ  БАШКАЛАР.      «СЕЗ  БӘХЕТЛЕ !-«ДИЯЛӘР.

ЯЛТАДА ЯШӘҮЧЕ , АВЫР ЧАКТА  ЯРДӘМ КУЛЫН  СУЗУЧЫ, КУНАКЧЫЛ  АШ  ОСТАСЫ, БИК  МАТУР  ИТЕП   МИЛЛИ  КҮЛМӘКЛӘРЕБЕЗНЕ  ТЕГЕП  БИРҮЧЕ  ЯКЫН  ДУСТЫМ  РАИЛӘГӘ   ТУГАН  КӨНЕ  БЕЛӘН  КОТЛАП     ЯРАТКАН  ҖЫРЧЫБЫЗ   РИШАТ  АНЫҢ  ЯРАТКАН   ҖЫРЫН  БАШКАРА!!!

Ришат Төхвәтуллиннан яңа җыр
Рәис Ханнанов шигыре,
Рәис Ханнанов көе 
Тыңлачы, сандугач 

 

Күл буе сандугач, Сайрыйдыр талларда.
Шуңа да яшь күңлем — Йокламый таңнарда.
Кушымта.
Тыңлачы, сандугач, Үзәкне өзә ич.
Ул минем яшьлекне — Моңнарга күмә ич.

Ишет син, сөйгән яр, Күзең ач, йоклама.
Шундый да эчкерсез — Татлы көй буламы?
Кушымта.
Тыңлачы, сандугач, Үзәкне өзә ич.
Ул минем яшьлекне — Моңнарга күмә ич.

Моңнарым язларда Үрелеп назларга,
Былбылга әйләнеп — Ачылды таңнарда.
Кушымта.
Тыңлачы, сандугач, Үзәкне өзә ич.
Ул минем яшьлекне — Моңнарга күмә ич.

Күл буе сандугач, Син бит яшьлегем.
Күңелемә моң салып — Булдың киләчәгем.
Кушымта.
Тыңлачы, сандугач, Үзәкне өзә ич.
Ул минем яшьлекне — Моңнарга күмә ич.

 Туган көнең, туган көнең
Күңелгә нур өстәсен.
Синең һәрбер туар көнең
Сипсен бәхет көлтәсен.

 

 

БАЛАЧАКНЫҢ  ГҮЗӘЛ  МИЗГЕЛЛӘРЕ!!!

 

11+