Легендар татар сәхнәсе йолдызы 90 яшендә дә театр сәнгате белән кызыксынып яши.

tatar-inform.tatarМәдәният 

Рауза Хәйретдинова: Җырлы образ башкаручы артистларда моң юк!
10 октябрь 2017, 18:12 , Фото: Салават Камалетдинов

Рауза Хәйретдинова: Җырлы образ башкаручы артистларда моң юк!

(Казан, 10 октябрь “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 2018 елның гыйнварь аенда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рауза Хәйретдиновага 90 яшь тулачак. Гомерен татар сәхнәсенә багышлаган Рауза ханым бүген дә татар сәнгате белән кызыксынып яши.

Интервью, Нурутдин Ганеев и Роза Хайрутдинова-Ганеева

“Туксан яшемә җитсәм дә, спектакльләрне карап барам, — ди Рауза Хәйретдинова. — Бик тәнкыйть белән карыйм әле мин аларны. Кайбер спектакльләрдә коры тавыш белән генә җырлыйлар, моң юк. Күбесе хәтта тын да ала белми. Сүзләренең мәгънәләре аңлашылмый. Пауза тота алмаулары белән дә үзәкне өзәләр. Еш кына татар көйләрендә бормалар дөрес алынмый. Гомер буе җырлы рольләр башкардым. Дөрес, соңга таба характерлы, трагик образларны да тудырырга туры килде”.
Интервью, Нурутдин Ганеев и Роза Хайрутдинова-Ганеева

Аэросъемка фонтана на озере Кабан, театра Галиаскара Камала, мечети Аль-Марджани

 

0
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *