БАШКОРТОСТАН БЕРГЕНӘМ!
Бәйрәмнәрнең иң бәйрәме,
Республика көне белән!
Майданнарда башкорт җыры,
Яңгырый көч-дәрт белән.
Без бәхетле дуслык белән,
Күп милләтле булсак та.
Куллар кулда нык тотынган,
Уртак йортыбыз саклап!
Башкортостан-бергенәм,
Горурланыр илгенәм!
Ирекле, иркен илебездә,
Яшибез менә дигән!
Туган илем, халкым минем,
Диямен горурланып.
Монда яшәү бәхет бит ул,
Кадерен белик аның!
Рәзифә Сафина

0
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *