Т У Г А Н   Т Е Л Е М !

tat

Төсле, нәфис челтәр үрәм,
Сүзләреңне тезә-тезә,
Гүзәллегең бар Дөньяга
Сибелүен сизә-сизә!

Утырасың ӘНИ булып
Төп Канунда, газиз телем!
Әйтергә сине «мескен» дип,
Күтәрелер теле кемнең?!

Гасыр упкыннарын кичтең,
Җиңәлмәде Сине дошман!
Чыкмадың Син юл чатына,
Кулың сузып һичберкайчан!

Синең аша моң агыла
Милл(и)оннарның саф җанына!
Барып чыгам укый-укый
Кол Галиләр заманына!

Әйтте Дөньяга яңа сүз
Күпме галим Синең аша!
Кодрәте белән көчеңнең
Дәүләтләр, илләр тоташа.

Шул тормышны гөлләр иткән
Затлыларның теле бит Син!
Кем теләми … сөйләшмәсен!
Төсе түгел … Шуны белсен!

Түрне биргәч ӘНИ итеп,
Яратабыз, бел Син шуны!
Дәвам итәр кавемнәрең
Татар юлын — Синең юлны!

Гөлия ФӘИЗОВА. Яр Чаллы шәһәре

 

 

0

АТЛЫЙК БЕРДӘМ !

Дамир Ахметзянов

Атлыйк бердәм.

Күпме дәвер татарлыкны,

Йөреттек куеннарда.

Русчалап сөйләдек нотык,

Аңламый җыеннарда.

Янса да өмет йолдызы,

Газиз халкым күгендә.

Саклау ата-бабам телен,

Түгел һаман җиңелдән.

Күреп чиксез авырлыклар,

Имәде татар башын.

Рәхмәт,җуймады авыллар,

Гәүһәрдәй милләт кашын.

Йөретеп җаныбыз түрендә,

Ата-бабам йоласын.

Үтәп гореф-гадәтләрне,

Саклыйк татар мирасын.

“Без Татар”,-дип горурланып,

Данлап олы милләтне.

Атлыйк киләчәккә бердәм,

Җанда саклап үткәнне.

Д.Әхмәтҗанов.Чүпрәле.

 

0