ХӘЕРЛЕ ИРТӘ ! 16 МӨХӘРРӘМ ҺИҖРИ 1439 ҖОМГА !

Галия Апа КазаньГалия Апа Казань


Адәм баласы элек-электән ниндидер могҗиза булуын көткән, пәйгамбәрләрдән дә могҗиза күрсәтүләрен сораганнар. Безнең әйләнә-тирәбездәге барча мәхлукат Аллаһы Тәгаләнең яратуы нәтиҗәсе буларак, һәрберсе бик күп могҗизалы нәрсәләрне үз эченә ала. Барчасы да Раббыбыз Аллаһның хикмәтен, кодрәтен, бөеклеген күрсәтә. Күз ярдәмендә күреп була торган нәрсәләрне аңлау җиңелрәк һәм Коръәни Кәрим дә безгә алар турында фикер йөртергә боера. Əйләнә-тирәбезгә күз салып, тормышыбызда, җир йөзендә бик күп могҗиза барлыгын күрергә була. Һәм һәр нәрсәнең нигезендә бөек хикмәт салынган. Шул хикмәтләрне күреп аңларга тырышсак иде, мөхтәрәм кардәшләрем.
Хәерле җомга көне теләп, Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Поделиться

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *