5 ОКТЯБРЬ — ХАЛЫКАРА УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ !БҮГЕН ИҢ ЗАТЛЫ ҺӨНӘР ИЯЛӘРЕНЕҢ БӘЙРӘМЕ !

\
   https://youtu.be/aKtMl_Cz6lc

Укытучыма
Укытучы! Нинди бөек исем!
Сезнең белән мин бит,- горурланам.
Чал чәчегез бик килешеп тора.
Сезгә карап, һәр көн сокланам….

Тәүге тапкыр килгәч мәктәбемә
Сез бит мине каршы алдыгыз.
Күпме еллар, минем күңелемә.
Онытылмас эзләр салдыгыз.

Әлифбаны ачып, һәр хәрефен.
Өйрәттегез кат-кат, җентекләп.
Абындырмый бер дә, белем иленә,
Җиткердегез, мине җитәкләп.

Мөлаем йөз, йомшак тавыш сезнең.
Әсир итте мине шул чакта.
Искә төшә,бер дә онытылмый.
Ничек кайтыйк,тагын шул чакка?

Әгәр кайтсам сезнең кадерегезне,
Белер идем һәрчак, ичмасам.
Тырышып укыр идем, дәресләрдән
Качмас идем бер дә, һич кайчан…..

Сез бит мине кеше итәр өчен,
Күпме хезмәт, вакыт, түктегез….
…Соңгы звонок… басып торган чакта,
Маңгаемнан килеп үптегез.

Без таралдык. Төрле-төрле якка.
Сез калдыгыз, шул чак моңаеп.
Күзләрегез, яшкә дымланса да,
Сиздермичә, безгә елмаеп.

Укытучым. Бик зур рәхмәт сезгә!
Тормышка ашты минем, — зур хыял.
Исәнлекләр сезгә, сәламәтлек.
Сез бит минем өчен идеал!

Фәһим Хәбибуллин

 

ХӘРМӘТЛЕ  УКЫТУЧЫЛАРЫБЫЗ  ӨЧЕН  БУ  КОТЛАУЛАР  МИНЕМ  ЯРАТКАН  «БӘХЕТ ТЕЛИБЕЗ» ТӨРКЕМЕ  ЯРДӘМЕНДӘ   ТУДЫ!  АЛАРГА  ЗУР  РӘХМӘТЕМНЕ   БЕЛДЕРӘСЕМ  КИЛӘ!

 

1+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *