ПРИЯТНЫХ СНОВИДЕНИЙ !

Крым Нежный 🐬

ЛЕТНИЙ  ВЕЧЕР  В  МОЕЙ  ЛЮБИМОЙ  АЛУШТЕ !    А  СЕЙЧАС    ЕЩЁ   КРАСИВЕЕ  , ВЕДЬ  ИСКУСНЫЙ  ХУДОЖНИК  ПРИРОДЫ- ОСЕНЬ  ПРИБАВИЛА  СВОИ  ВОЛШЕБНЫЕ  КРАСКИ!!!

Ольга СоболеваОльга Соболева Хочу Лето!!! Сима ВойноваСима Войнова  Я в Алуште сейчас,   3 часа сидела на пляже Ирина Спирюхина Ирина Спирюхина Незабываемые дни августа в Алуште…хочу еще !  Клара Андриашкина Клара Андриашкина В начале октября в Алуште просто супер!!!!!!! Я там была год назад. Понимаю, что в октябре только в Алушту!!!!!!!!!!!!!

 

1+

ЯЛГЫЗ ӨЙ… КАЙТЫЙМ ИНДЕ…

 Шагыйрә  һәм  тәрҗемәче  ФЛЁРА  ТАРХАНОВА

…Дистәләгән бала урынына 
Җилләр уйный ялгыз өйләрдә

 Ялгыз өй

Өебезне сагынып кайткан идем –

Истәлекләр кабат яңарды.

Сагышлардан моңсу күңелемә

Үзәк өзгеч хисләр таралды.

Өйгә илтә торган бөтен юлны

Күмеп киткән әни сагышы.

Баскан саен ишетелеп куйды

Әтиемнең гармун тавышы.

Үткәнемә үрелеп карар өчен

Мин күтәрдем хәтер читләрен.

Үсмер чакның күз карашын тоеп,

Сискәнүдән әллә нишләдем.

Инде ялгыз калган өебезгә

Кереп булмый икән капкадан.

Тәрәз аша эчкә карыйм, дисәм,

Аларны да пәрдә каплаган.

Безнең эзләр яткан шушы өйдә

Җыелышкан узган елларым.

Түзалмадым, тәрәз капкачына

Башым куеп үксеп еладым.

Күптән ялгыз калган өебезгә

Кереп булмый икән капкадан.

Бер тутырып карап калыйм, дисәм,

Күзләремне пәрдә каплаган.

Бетеп бара татар авылы1

Туган авылыма кереп киләм –

Күңелемә ятты моңлы көй.

Тик моңнарым күчте әрнүләргә –

Авыл тулы нурсыз ялгыз өй.

Җиргә сеңеп барган бу өйләрнең

Гөлләре юк тәрәз төбендә.

Йолдызлар да хәтта җемелдәми

Моңсыз калган авыл төнендә.

Җимерелеп яткан һәр нигезне

Тузан итә язмыш давылы.

Бәгырьләрне кисә шомлы уйлар –

Бетеп бара татар авылы.

Бетеп бара авыл, бетеп бара,

Исеме калыр, бәлки, телләрдә…

Дистәләгән бала урынына

Җилләр уйный ялгыз өйләрдә.

 

КАЙТМЫЙМ  ИНДЕ !  ӘТИЕМ  ҮЗ  КУЛЛАРЫ  БЕЛӘН  ТӨЗЕГӘН, ӘНИЕМ  АҢА  ЯРДӘМ  ИТКӘН  ӘТИ  ЙОРТЫН  КҮРМӘГӘНГӘ  ДӘ    25  ЕЛДАН  АРТЫП КИТКӘН!   АТА  ЙОРТЫБЫЗДА  БАШКА  ГАИЛӘ  ЯШИ !

 

КАЙТЫЙМ ИНДЕ.
Ялгыз каен яфрак коя 
Тәрәзә төпләремә,
Килеп кергәч, исем китә,
Әнкәмнең көтмәүенә.
Әтием дә каршы чыкмый,
Кызым кайттыңмы, диеп,
Тик каеным сәлам бирә
Берүзе башын иеп.
Моңсу күңел ярсып елый,
Йозак күргәч ишектә,
Түргә узып дога укыйм,
Түзем сорап ничек тә.
Әти әни хәтеренә,
Аларны искә алып,
Мәчетләргә кереп чыгам
Сәдакаларны салып.
Китәр көннәр килеп җитә,
Күпме генә торсаң да,
Кайткан көнне тәрәзәңә
Матур пәрдә корсаң да.
Капка төбендә каеным
Бөгелә дә сыгыла,
Китмә инде китмә диеп,
Иңнәремә сырыла.
И, каеным, китмәс идем,
Мине юллар чакыра,
Кайтыйм инде,кайтыйм, каен ,
Балаларым хакына.
20.09.2017г.Рамилә Хусяиншина.Мәскәү шәһәре.

 

0

СПОКОЙНОЙ НОЧИ !

Крым Нежный 🐬

Звездная ночь и гора Кошка, Кацивели
Фото: yandolmatov

Юля Чайкина Юля Чайкина  Ааааа, как это превосходно!!!  Елена КраеваЕлена Краева  Как прекрасен этот мир!

0