ХӘЕРЛЕ ИРТӘ ! 13 МӨХӘРРӘМ ҺИҖРИ 1439 СИШӘМБЕ !

Көзге кояшым.
Əкрен генə көзгə кереп барам
Агачлардан яфрак коела.
Кояш əле жылы нурын сибə
Жəй үтмəгəн кебек тоела.

Жəй көнендə кояш нурларының
Кадерлəрен никтер белмибез.
Вакытларның кадерлəрен белик
Дөньяларга ике килмибез.

Көзге яфракларның матурлыгы
Хəтерлəтə үткəн язларны.
Учларыма жыеп саклармын мин
Сиңа булган жылы назларны.

Көзге урманнарда адашмыйча
Үтсəк иде тормыш юлларын.
Яфракларым жиргə коелганда
Сузарсыңмы миңа кулларың?

Көзге кояш əле сүрелмəгəн
Күңеллəрдə калсын жылысы.
Табигатьтə бар да кабатлана
Тик булмасын көзем соңгысы.
Эльза Шагова.02.10.17.

0
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *