МЫ ВАС ЛЮБИМ ! БЕЗ СЕЗНЕ ЯРАТАБЫЗ !

 

https://youtu.be/OZ27kEabwxU

 

 

 

 

Сезгә инде егерме дә түгел,
Утызы да артта калынган.
Күпме үрләр яулагансыз,
Атлаганда гомер юлыннан.

Авыр хезмәт юлыгызның
Әҗерләрен күреп яшәгез.
Олы хөрмәт,рәхим-шәфкать
Яшь буыннан кабул итегез!

Моңаймагыз гомер уза диеп,
Йөрәкләргә кырау төшмәсен.
Яшьнәп торган тормыш күгегезне
Кара болыт каплап китмәсен.

Әби,бабай диеп оныклар да,
Килеп торсын сезне яратып.
Яшәгез сез шатлык белән,
Тормыш өчен җан атып.
Автор:Лилия Саттарова

 


Бәйрәмегез белән сезне,өлкәннәр!

Картлык-шатлык түгел,диләр
Яшь калсын сезнең йөрәк.
Сезнең янда һәрвакытта,
Якыннар булсын терәк.

Картайтмасын сезне еллар,
Вакыт алга чапса да.
Йөзләрегез балкып торсын,
Нинди хәлләр булса да.

Тынычлыкта,куанычта
Яшәүләр насыйп булсын.
Иртәгесе көнегез өчен
Күңелегез тыныч булсын!
Автор:Лилия Саттарова.

 

Найля Аюпова-Р..
Мин булырмын әби,ә син бабай
Ак мыегың торыр тырпаеп,
Гомер көзе көтә юлыбызда
Нык тот мине,киткәндә таеп.

Муеныңа җылы шәл урармын,
Ә син уранмассың,тискәрем,
Утырырбыз иңне иңгә терәп
Тып-тын тыңлап җилләр искәнен.

Мин булырмын әби, ә син бабай
Шаяртырсың мине, елмаеп,
Яшь чакларны искә алган чакта
Карарсың син миңа моңаеп.

Кич утырып икәү серләшербез,-
Иске альбом күптән безнең дус,
Яшьлек хәтирәсе безнең уртак,
Үткән гомер,язмышыбыз куш.

Мин булырмын әби,ә син бабай
Шул түгелме үзе зур бәхет?
Иңгә иң терәшеп гомер итү,
Парлы картлык-үзе зур тәхет !

 

 

Яшь барса да, йөрәк картаймый ул!»
Бик еш кабатлана бу сүзләр…
Яшьлек белән картлык арасына
Мәхәббәттән салыйк күперләр.

«Картаймыйбыз, йөрәк унсигездә!»
Шик тудыра кайчак бу сүзләр…
Нигә янмый, канатланмый күңел?
Ник очкыннар чәчми соң күзләр?

Әллә йөрәк янып көл булганмы?
Сизгерлеген, дәртен җуйганмы?
Хыянәттән, җавапсыз сөюдән,
Яралардан тәмам туйганмы?!

Ни булса да булган, картаймаган.
Сабырланган, бераз тыелган.
Саф хисләрнең барсын яшереп куйган.
Үзе Аллаһыга сыенган.

(Рәзилә Зәйнуллина 31.01.17)

Сания Валиуллина (Шайдуллина)Сания Валиуллина (Шайдуллина)

БЕЗ  ӨЛКӘННӘРНЕ  ЯРАТСАК,  АЛАРНЫҢ  КИҢӘШЛӘРЕН  ТЫҢЛАСАК, АЛАР ҮЗЛӘРЕН   БӘХЕТЛЕ  ИТЕП  ТОЯРЛАР  ҺӘМ  КАРТЛЫКНЫ,  ЯЛГЫЗЛЫКНЫ  СИЗМӘСЛӘР,  ДИП УЙЛЫЙМ! АЛАРНЫ  ЯРАТУЫБЫЗНЫ  ЕШРАК  БЕЛДЕРЕП  ТОРЫЙК , ДУСЛАР!

1+

С ДОБРЫМ УТРОМ ! 1 ОКТЯБРЯ ВОСКРЕСЕНЬЕ! С ТЁПЛЫМ, ВОСХИТИТЕЛЬНЫМ СЕНТЯБРЁМ ПОПРОЩАЛИСЬ, УЖЕ ОКТЯБРЬ НА ПОРОГЕ! ДОБРО ПОЖАЛОВАТЬ К НАМ! ЖЕЛАЮ, ЧТОБЫ ОН БЫЛ САМЫМ СЧАСТЛИВЫМ ДЛЯ КАЖДОГО ИЗ НАС !

Осень — последняя, самая восхитительная улыбка года.

Порой кажется, что осень, опавшими листьями, посыпает наши души глубокой мудростью…

1+