КЫР КАЗЛАРЫН ЕЛАП ОЗАТТЫМ… ШИГЫРЬ КҮЛЛӘРЕНДӘ КОЕНАМ…

Фрида МашковскаяФрида Машковская
г. Карталы (Карталинский район), Россия

Кыр казларын елап озаттым..
Кыр казлары бүген зәңгәр күлдән
Җылы якка күчеп киттеләр.
Бәбкә -балаларына торак булган
Камышларны үбеп үттеләр.
Кыр казлары очты баш очымнан
Канатларын моңсу кагынып..
Көт диделәр миңа,без кайтырбыз
Язларында сине сагынып.
Ак көймәдә калдым,зәңгәр күлдә
Кыр казларын моңсу озатып.
Шулай инде тормыш,нишләтәсең
Киткән казлар китә елатып.
Күз яшьләрем акты зәңгәр күлгә
Кара керфекләрем чылатып.
Машковская (Исламова)Фрида
30.09.2017 ел Карталы

https://gif4.mycdn.me/image?id=836783330673&t=45&plc=WEB&tkn=*PpE_ZWGROIAeWCBz4Eg4SFQ8ZOg

 

0
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *