БҮГЕН ЙӨРӘК КӨНЕ !

Мин дөньяга гашыйк булып тудым,
Гашыйк булып яшим һәр көндә,
Күңелем тулган сөю җыры белән,
Зарлануга урын юк анда.

Минем күзләр тик матурлык күрә,
Җаным җылы…Шуңа рәхәт миңа,
Күкрәгемдә -сөя  белгән йөрәк,
Шул йөрәгем миңа сихәт бирә.

Кешеләрне тигез күреп яшим,
Алар бар да Ходай бүләге!
Яхшы, начарларга юк…юк…бүлмим,
Барысын сөя минем йөрәгем!

Ничек булса, шулай кабул итәм,
Сөеп карыйм Кеше күзенә!
Мин дөньяга гашыйк..Гашыйк җанга
Бар да матур булып күренә!

(Рүзилә Гатауллина)

Сания Валиуллина (Шайдуллина)Сания Валиуллина (Шайдуллина)

Чын йөрәгемнән сезнең сайтыгызны котлыйм. Ин изге теләкләремне җибәреп калам.

 

1+
Поделиться

БҮГЕН ЙӨРӘК КӨНЕ !: 1 комментарий

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *